Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2018, 12:43

Педагогика аксакаллары эстафетаны яшьләргә тапшырды

Йола буенча педагоглар киңәшмәсендә ветераннарны һәм балаларга белем бирүдә саллы нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны зурладылар.

Йола буенча педагоглар киңәшмәсендә ветераннарны һәм балаларга белем бирүдә саллы нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны зурладылар.

Серафимовка 1нче мәктәбенең математика укытучысы Фәүзия Галимова, Чокадыбаш мәктәбенең математика укытучысы Нур Шәфыйков 48 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Сәхнәгә РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Нурулла Таһир улы Бикчуровны чакыргач, зал бердәй басып, озак алкышлады. Дистәләгән яшь белгечкә укытучылар тормышына юллама биргән кешегә рәхмәтен, тирән ихтирамын шулай җиткерде хезмәттәшләре.

– Мин эшләгән дәвердә төрле хәлләр булды – яхшысы да, яманы да. Әмма мин беркайчан да шушы тармакны сайлавыма үкенмәдем. Балаларны яратыгыз, шул чагында барысы да уң булачак, – диде укытучы, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп. Аның сүзләре быел үзенең хезмәт юлын башлаячак 16 яшь белгечкә фатыйха булды.
Читайте нас: