Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2018, 12:17

Мин белергә телим...

Мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән матбугат конференциясе узды

Мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән матбугат конференциясе узды


Ата-аналарның сорауларына мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова һәм аның урынбасары Ольга Чернова җавап бирде.

– Балабыз 10нчы сыйныфка күчте һәм БДИны алдан бирергә тели. Бу мөмкинме?

– Моның өчен, беренчедән, сайланган фән программасы тулысынча үзләштерелергә тиеш. Икенчедән, БДИ тапшыру турында 1 февральгә кадәр гариза тапшырып өлгерү зарур. Моннан тыш, сайланган фән буенча 9нчы сыйныфта йомгаклау билгесе кимендә «3»ле булу таләп ителә.

– Бала 9нчы сыйныфны тәмамлады. Мәктәбебездә бер генә 10нчы сыйныф тупланачак, анда 25 укучы укыячак. Әмма укуларын дәвам итәргә теләүчеләр – 35. Директор 10нчы сыйныфка кабул итү турындагы гаризага кул куюдан баш тарта аламы һәм бу законда каралганмы?

– Директор буш урыннар (бу исә мәктәпнең проект куәтенә бәйле), тиешле күләмдә укытучылар һәм укыту фонды булмаган очракта гына кабул итүдән баш тарта ала. Бу очракта мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итү зарур, сезгә башка мәктәптән урын табарга ярдәм итәчәкләр.

– Шәһәр һәм районыбызның кайсы мәктәпләре “Кулай мохит” программасында катнаша? Мәктәпләрдә үзенчәлекле балалар өчен тәэмин ителгән шартлар турында сөйләсәгез иде.

– Районыбызда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларны укыту өчен шартлар булдырылган берничә мәктәп һәм балалар бакчасы бар – шәһәрнең 1, 4, 6, 7нче мәктәпләре, Собханкул, Серафимовка 1нче, Кандра 1нче мәктәпләре, 7 һәм 14нче балалар бакчалары бу. Аларда авыш күтәрмә-пандус корылган, ишек яңаклары киңәйтелгән, бәдрәфләр ремонтланган һәм җиһазланган, медицина, логопед, психолог кабинетлары бар.

14нче балалар бакчасында “Космос” сенсор бүлмәсе һәм “Тере тавыш” аппарат-программа комплексы өчен җиһазлар сатып алынган.

– Бер сменада укыту мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Без иске мәктәпләрне камилләштерү, булган мәйданнарны максатка ярашлы файдалану чараларын әзерләдек. Районның алты укыту оешмасында – шәһәрнең 1, 6, 8нче, Кандра 2нче, Серафимовка 3нче, Собханкул мәктәпләрендә җентекле ремонт исәбенә 270 яңа укыту урыны оештырылды. Яңа уку елында 4нче мәктәптә яңа урыннар булдыру күздә тотыла. Әмма икенче сменадан тулысынча арыну өчен шәһәрдә 1000 урынлык яңа мәктәп төзү таләп ителә.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: