Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2018, 12:13

«Кичектерелгән җавап» сере

Яңа уку елы алдыннан мәктәп укучылары гына дулкынлана дип уйлыйсызмы?

Яңа уку елы алдыннан мәктәп укучылары гына дулкынлана дип уйлыйсызмы?


Педагоглар да кимен куймый, аларның үз бурычлары. Шуларның иң әһәмиятлесе – укучыларга белем бирү, аларны мавыктыру, белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. 4, 7, 8нче мәктәпләрдә үткән секция дәресләрендә төрле фән укытучылары шушы һәм башка мәсьәләләрне тикшерде.

Озакламый БДИда булачак үзгәрешләр, иң нәни укучыларда укуга кызыксыну уяту турында сөйләштеләр. Туймазы 4нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Акмурзина тәҗрибә уртаклашты. Ул “Кичектерелгән җавап” алымыннан файдалана. Асылы нәрсәдә соң? Укытучы дәрес ахырында: «Киләсе дәрестә мин сезне бакчада үсүче иң авыр тамыр һәм бөре белән таныштырачакмын», – дип кызыксыну уята. Балалар сорауга җавап аласын түземсезлек белән көтә, әлбәттә.

Тагын бер нәтиҗәле алым: “Хыялый өстәмә”. Ул балаларны уйлап чыгарырга өйрәтә. Мәсәлән, укытучы “Сәяхәтче бака” әкиятенең эчтәлеген сөйләргә тәкъдим итә. Тик... бака утырып очкан чыбык күзлегеннән. Менә кайда ирек куярга була баланың хыял дөньясына!
Читайте нас: