Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2018, 12:56

Кемнең алдынгы карашлы әти-әни буласы килә?

Районда әти-әтиләрнең беренче җыены үтте

Районда әти-әтиләрнең беренче җыены үтте


8нче мәктәптә үткән чараны зур ата-аналар җыелышына тиңләргә була. Тик биредә өлкәннәрне балаларының билгеләре өчен тиргәмәделәр, бәхетле балачак оештыру турында фикер алыштылар. Мәктәп бердәм һәм төп дәүләт имтиханы турында кайгырса, ата-ананы акча табу мәсьәләсе борчый. Бала үз мәшәкать-борчулары белән бер ялгызы кала, интернетта яки урамда “адаша”. Әти-әниләрнең беренче район җыены “Тату гаилә – үсеп килүче буынны җәмгыятькә ияләштерү нигезе” мәсьәләсенә багышланды. Анда ата-аналар һәм педагоглар балаларны үз мәшәкатьләреннән яклау һәм аларга күбрәк вакыт бүлү турында сөйләште.

Очрашуда әти-әниләрне аеруча борчыган мәсьәләләр кузгатылды, мәсәлән, балалар көн-төн тотып утырган гаджетларны нишләтергә, балага һөнәр сайлау җәһәтеннән ничек ярдәм итәргә. Ике бала тәрбияләгән Надежда Иващенко тәҗрибә уртаклашты. Надежда Михайловна, педагогларның республика киңәшмәсендә катнашып, “Алдынгы карашлы әти-әниләр” берлеге әгъзалары белән танышкан һәм Туймазыда да шундый ук оешма булдыру нияте белән янып йөри башлаган. Районның мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова бу фикерне хуплады һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Аннары ата-аналар җиде юнәлеш буенча фикер алышу мәйданчыкларында катнашты: укучыларга һөнәр юнәлеше бирү, гаилә йолаларын саклау, үсмерләр арасында хокук бозуларга юл куймау, инклюзив мәгариф, әтиләрнең баланы тәрбияләүдә тоткан урыны, тәрбиягә алынган балаларны ияләштерү-күнектерү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
Читайте нас: