Җәй тәмамланып килә, димәк, ремонттан соң яңартылган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары балаларны каршы алырга әзерләнә. 4нче мәктәп җитәкчеләре укучыларга сөенечле бүләк әзерләгән: коридор стеналарын шпаргалкалар белән чуарлаган!
Биредә химия элементларының атом формулалары, геометрия фигуралары атамалары һәм сурәтләре, катлаулы исем һәм фигыльләрнең дөрес язылышлары, зур география объектлары, тарихи даталар һәм бик күп башка мәгълүмат бар. Хәзер тәнәфесләр аеруча файдалы үтәчәгенә иманы камил Рөстәм Тимерхан улының.
Беренче катның стеналарында “Хәерле көн телим!”, “Очрашканга кадәр!”, “Сине күрүемә шатмын!”, “Сау булыгыз!” ише әдәплелек кагыйдәләре урын алачак.
– Балаларның аралашу дәрәҗәсе аксый. Шушы мисалларны күреп, алар бер-берсенә карата ихтирамлырак булыр, – дигән фикердә мәктәп директоры.