Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 август 2018, 16:59

Педагогика һәм иҗат – аерылгысыз төшенчәләр

Туймазы укытучылары җиңү яулаган

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Елена Держинская (Собханкул мәктәбе) һәм Людмила Бәхтиярова (Кандра 1нче мәктәбе), Кандра 2нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗибә Нәгыймова республиканың алдынгы рус һәм башкорт телләре укытучылары бәйгеләрендә җиңеп чыкты. Жюри укыту һәм укудан тыш эшчәнлектәге уңай үсешне, заманча укыту технологияләре кулланылуны, педагогика тәҗрибәсен уртаклашуны, һөнәр бәйгеләрендә катнашуны исәпкә алды. Хәтерегезгә төшерәбез, алар өчесе дә төрле елларда “Ел укытучысы” район бәйгесе финалына чыкты. Республиканың алдынгы 50 укытучысы белән беррәттән алар акчалата бүләк алачак.

Моннан тыш, 800дән артык кеше катнашкан Бөтенрусия “Иркен Русиядә авыл укытучысы” иҗади эшләр бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм булды. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Ләлә Абзалова (Бишкурай мәктәбе) һәм Людмила Бәхтиярова (Кандра 1нче мәктәбе) аның җиңүчеләре дип танылды. Алар Санкт-Петербургта үтәчәк йомгаклау өлешендә катнашуга чакыру алган.

Читайте нас: