Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 август 2018, 14:09

Заманча һәм хәвефсез

Мәгариф мохитен педагоглар шулай күзаллый

Мәгариф мохитен педагоглар шулай күзаллый

Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф оешмалары эшчәннәре ел саен үткән август киңәшмәсендә катнашачак. 10 августта Уфада заманча хәвефсез мәгариф мохите оештыру турында сөйләшү булачак. Укыту-тәрбия эшендә яңа ысуллар куллану, һөнәр белеме юнәлешен камилләштерү һәм мөмкинлекләре чик-ләнгән балаларны укыту өчен шартлар тудыру мәсь-әләләре каралачак.

Туймазы районында август киңәшмәсе 22-24 августта үтәчәк. Аерым фәннәр буенча укытучыларның секция дәресләре шәһәрнең
4, 7, 8нче мәктәп-ләрендә узачак. Моннан тыш, матбугат кон-ференциясендә шулай ук район мәгариф системасына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр тикшереләчәк, мәгариф буенча киңәшмә утырышы, бәхәс-фикер алышу мәйданчыклары, әти-әниләр җыены оештырылачак.

Читайте нас: