Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 июль 2018, 12:38

Авыл балаларына – шәһәр шартлары

“Анык эшләр” партия проекты кысаларында районда тугыз балалар бакчасы ремонтланачак

“Анык эшләр” партия проекты кысаларында районда тугыз балалар бакчасы ремонтланачак


Дүртенче ел рәттән республикада, шул исәптән безнең районда “Анык эшләр” проекты тормышка ашырыла. Әле проект кысаларында тугыз мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ремонт бара. Анда тәрәзәләр алыштырыла, кайберләрендә күшек һәм япма-чатырлар корыла.

Төмәнәк балалар бакчасында И.В. Тиглев шәхси предприятиесе монтажчылары 19 агач тәрәзәне пластикка алыштырган. Бу максатта республика бюджетыннан 392 мең сум акча бүленгән. Аннары балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләре стеналарны буяп, түшәмнәрне акшарлаячак. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ихатасы да үзгәрде, анда Төмәнәк авыл советы ярдәме белән иске тирәкләр киселде. Тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасы хезмәткәрләре биләмәне ботаклардан тазартты, чәчәкләр утыртты. Тиздән анда яңа веранда барлыкка киләчәк.

– Быел авыл бакчасы 6нчы шәһәр балалар бакчасы филиалына әвереләчәк, – ди аның мөдире Гөлшат Хаҗиева. – Ул педагогия эшчәнлеген оештырудагы заманча таләп-кагыйдәләргә нигезләнеп эшли башлады. Нәтиҗәдә коллектив яңа белгечләр, шул исәптән музыка белгече, логопед һәм психолог белән тулыланды.

Үзгәрешләр тукландыруны оештыруга да кагылды –

1 августтан ризык әзерләү аутсорсингка тапшырылачак. Димәк, ризык белән чит эш башкаручы тәэмин итәчәк, пешекчеләрне исә аның штатына алачаклар. Бу ризык сыйфатында чагылмаячак.

1 сентябрьдән биредә тәрбияләнүчеләр саны арту да көтелә. Төмәнәк һәм Дарвино авылларында яшәүче сабыйлар исәбенә алар 57гә җитәчәк.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: