Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 июль 2018, 13:14

Акбур, язу карасы һәм танк колоннасы

Элекке укытучы Халидә Хәнипова китап, бәяләмәләр яза һәм гәзит оештыра

Элекке укытучы Халидә Хәнипова китап, бәяләмәләр яза һәм гәзит оештыра


Халидә Заһит кызы Гафуров авылында туып-үскән. 1941 елда җиде сыйныфны һәм укытучылар курсын тәмамлап, өлкәннәр белән беррәттән басуга уңыш җыю эшләренә чыккан. Фронтка китәр алдыннан бригадир аның иңенә зур бурыч йөкли: минем урында эшләячәксең! Ул аны әмер буларак кабул итә.

Сугыш чорында халык ал-ял белми тир түккән. Басуда аяктан егылганчы эшләп, арып, бодай көлтәсе өстендә йоклап киткәннәр. Буш вакытында яшь-җилкенчәк мәктәптә медицина белемен һәм немец телен үзләштергән – аларны шул рәвешле хәрби хезмәткә әзерләгәннәр. Эвакуацияләнүчеләргә ярдәм иткәннәр, якташлары алдында чыгыш ясаганнар. Эшләп алган тугыз мең сум акчаны Башкортстан танк колоннасын оештыруга тапшырганнар.

1944 елда Халидә Хәнипова Иске Туймазы мәктәбенә эшкә юллана.

«Ул чорда балалар иске китапларга яза, акбурны кул арбасы белән алебастрлы чокырдан ташый, язу карасын агач кабыгыннан ясый иде», – дип хатирәләрен барлый ул. Дәрестән соң өлкән сыйныф укучылары радиодан “Совинформбюро” яңалыкларын тыңлап, авылдашларына фронт яңалыкларын сөйли.

Сугыштан соң Халидә Заһит кызы Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, озак еллар Иске Туймазы мәктәбендә эшли.

“РСФСРның атказанган укытучысы”, “Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы отличнигы”, “РСФСРның өлкән укытучысы”, “Отличник-вожатый” мактаулы исемнәренә ия ветеран.

Хаклы ялга чыккач та тик тормый ул, “Туган як” гәзитен оештыруда катнаша, шәһәр татар театрында сәхнәләштерелгән спектакльләргә бәяләмәләр яза, халык алдында башкорт һәм татар язучылары эшчәнлеге турында чыгыш ясый. Халидә Заһит кызы, сугыш чорындагы вакыйгаларны туплап, өч китап чыгарды.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА,
Кандра авылы.


Читайте нас: