11нче сыйныф укучыларының барлык фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре билгеле
Быел иң югары 100 баллны Туймазыдан 4 укучы җыйды: географиядән – 4нче мәктәп укучысы Данил Кадырмаев, физикадан – 1нче гимназияне тәмамлаучы Нэлли Галләмова, рус теленнән – 7нче мәктәптән Виктория Низаметдинова һәм 8нче мәктәптән Диана Латыйпова бу.
Имтихан эше өчен биологиядән ике укучы, инглиз теленнән – дүрт, әдәбияттан – бер, физикадан алты укучы кимендә 90 балл туплаган.