Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июль 2018, 11:49

«Канатлы җырчылар» эзләү һәм чәй пешерү серләре турында

Серафимовка 1нче мәктәбе укучысы, бөтенрусия экологлар җыенында җиңеп, илебезнең җыелма командасына кергән

Серафимовка 1нче мәктәбе укучысы, бөтенрусия экологлар җыенында җиңеп, илебезнең җыелма командасына кергән


Яшь экологларның Уфадагы “Черёмушки” лагеренда үткән бөтенрусия җыены Русиянең төрле төбәкләреннән – Адыгей һәм Дагыстан, Мәскәү һәм Татарстан, Төмән һәм Чиләбе өлкәләре балаларын җыйды. Алар арасында туфракны өйрәнүчеләр, ботаниклар, орнитологлар, гидробиологлар, энтомологлар бар иде.

Борынгы заманнан ук билгеле бу фән – экология турында башка яңалык әйтеп булмый да кебек. Әмма безнең төбәкне тәкъдим иткән балалар (командага бөтенрусия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре керде) йөзгә кызыллык китермәде.

Мәсәлән, Серафимовка 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Валентина Кривко гамәли өлештә “Энтомология” бүлегендә биремнәр үтәгән. Ул ышанычлы итеп бөҗәкләргә классификация үткәргән, аларны корткычлар һәм кешеләрнең ярдәмчеләренә бүлгән. Һәм үз бүлегендә алдынгы дип танылган. Биредә гаҗәпләнер урын юк – укытучысы Ирина Решетникова белән ул яфрак ашаучы коңгызларны өйрәнә, һәм үзенең ачышы белән берничә тапкыр фән-тәҗрибә конференцияләрендә катнашкан.

Шәхси экология тикшеренүләре белән генә чикләнмәгәннәр. Иртәнге 6да башланган икенче тур вакытында балалар орнитология маршруты буйлап киткән. Экспедициягә яхшы әзерләнгән алар: кереш итекләр кигән, үзләре белән блокнот һәм бинокльләр алган. Бәйгенең төп шарты – кошларның нинди төргә каравын билгеләү. Тоташ алганда яшь экологлар кимендә 30 «канатлы җырчы» исәпләгән.

Моннан тыш, җыенда катнашучылар кызыклы осталык дәресләрендә булган. Биредә аларны тукыма кисәкләреннән төрле бизәкле күбәләкләр, кәгазьдән күләмле чәчәкләр һәм пластик кашыклардан лалә чәчәге ясарга өйрәткәннәр. “Мастер-чай” осталык дәресендә исә балалар кырлыганнан тәмле эчемлек әзерләү серенә төшенгән.

Нәтиҗәдә Башкортстан Республикасы командасы команда беренчелегендә мактау баскычының иң югары тупсасына күтәрелгән. Ул илебезне Беларусьта узачак халыкара “Экологиянең юктыр чикләре” бәйгесендә тәкъдим итәчәк. Команда исәбенә Серафимовкадан Валентина Кривко да кергән.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: