Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 июль 2018, 13:17

Әйтче, тылсымлы чәчәк, алда мине ни көтә?

Югары Бишенде мәктәбе укытучысының хыялы шактый үзенчәлекле тормышка ашкан

Югары Бишенде мәктәбе укытучысының хыялы шактый үзенчәлекле тормышка ашкан


Лилия Фәтхетдинованың (фотода – уңда) кулларында балачактан ук тылсымлы җиде таҗлы чәчәк булса, ул, ике дә уйламый, Төньяк полюска эләгергә теләр иде. Аның күз алдына Арктикадагы поляр станциясе, үзенең анда фәнни тикшеренүләр үткәрүе, яңа офыклар ачуы килеп баса. Аның хыялы өлешчә тормышка аша – Лилия Әсгать кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң “Башнефтьгеофизика” трестының Октябрьский промысел-геофизика конторасында сызымчы булып эшли. Әмма бу гына аз булып тоела аңа. Китапларга мәхәббәт һәм яңа белемгә омтылыш аны Башкорт дәүләт университетына алып килә. Биредә филология факультетын тәмамлап, Югары Бишенде мәктәбенә (хәзер Серафимовка 1нче мәктәбе филиалы) килеп эләгә ул. Әле дә шунда хезмәт сала. 37 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү дәверендә бер генә тапкыр да үкенергә туры килми аңа бу карары өчен.

Шушы көннәрдә яшь буынны тәрбияләү һәм укытуга зур өлеш керткәне өчен Лилия Әсгать кызына “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелгән.

Ул “Русиянең алдынгы укытучысы”, “БРның алдынгы рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Ел укытучысы” бәйгеләре җиңүчесе, “Укытучы-остаз” исеменә ия, байтак оешма бүләкләре бар.

– Мәктәп бала өчен бер яклап – бәхет, икенче яктан түзә алмаслык газапка әверелергә мөмкин. Биредә күп нәрсә укытучыга, аның сыйныфта нинди мохит булдыруына, баланы үз фәне белә кызыксындыра алуына, уртак тел табуына бәйле, – ди ул. – Шуңа күрә мин дәресләрне тапалган ысуллар белән үткәрергә тырышмыйм. Болай балаларны укуга җәлеп итү җиңелрәк. Өйрәнәсе мәгълүматны замана белән бәйләргә тырышам, укучыларны фикер йөртергә, үз карашын якларга мәҗбүр итәм, аларны фән-тикшеренү эшенә җәлеп итәм.

Филолог белемен камилләштерү өстендә дә даими эш алып бара: квалификация күтәрү курслары үтә, интернет-педагогия советларында катнаша, халыкара, бөтенрусия, республика семинар һәм конференцияләрендә фән-методика докладлары белән район исеменнән чыгыш ясый.

Лилия Әсгать кызы кимендә 20 ел “Башкортстан укытучысы”, “Мәгариф” (Татарстан Республикасы) журналларында мәкаләләрен даими бастыра – педагогия эшчәнлеге тәҗрибәсен уртаклаша.

Аның укучылары БДИ һәм ТДИда югары баллар туплый, бөтенрусия һәм республика фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрендә җиңү яулый, мәктәпне тәмамлаган тугыз кеше исә рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаган.

Лилия Әсгать кызы уңышка ирешүдә мәктәп коллективы һәм гаиләсе – ире һәм ике улына бурычлы булуын, аларның ярдәмен тоюын яшерми.

Зилә АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: