Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июнь 2018, 13:20

Ярты гасыр – фәкать бер мизгел...

Өязетамак авылы мәктәбе юбилеен яңарып каршы ала

Өязетамак авылы мәктәбе юбилеен яңарып каршы ала


Шимбә, 23 июньдә, иртәнге сәгать 10га Өязетамак мәктәбенә элекке укучылары агылачак. Алар арасында директорлар һәм эшчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм инженерлар, укытучылар һәм төзүчеләр, эшкуарлар бар.

Биредә иң катлаулы заманнарда да белемгә омтылганнар. 1919 елда ук бала-чага, бер хәлле крестьянның өенә җыелып, хәреф танырга өйрәнә. Әмма акгвардиячеләр басып алгач, авылдагы бердәнбер укытучы Өязетамактан китәргә мәҗбүр була.

Беренче мәктәп авылда 1923 елда мич ягып җылытылучы бүрәнә йортта ачыла. Бөек Ватан сугышы елларында да дәресләр тукталмый. Директор Йөзлекамал Әхмәтова, балаларга белем биреп кенә калмый, аларның тамагын туйдыру чарасын да күрергә тырыша.

Колхоз акчасына төзелгән яңа мәктәп 1967 елда ачыла. Мәктәп архивында колхоз рәисе Мәүлетҗан Гомәровның көтеп алынган белем учагы бинасы ишегалдында кызыл тасма кискән фотосурәте әле дә булса саклана. Мәктәп җитәкчесе итеп Хисам Заһретдинов тәгаенләнә.

Оешманың матди-техника нигезе елдан-ел яхшыра. Аңа бу җәһәттән мәктәпне тәмамлаучылар – “Европласт” җәмгыяте директоры Ирек Насыйбуллин һәм озак еллар “Геотек Сейсморазведка” җәмгыятен җитәкләгән Салават Зарипов ярдәм итә.

Ләйсән Хөсәенова җитәкләгән Карат авыл советы да уку йорты мәшәкатьләренә битараф түгел. Авыл халкы да газиз мәктәбе өчен “җан ата”. Нәтиҗәдә республика Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы ярдәмендә былтыр 77 тәрәзә һәм тәрәзә тупсасы алыштырылган, тәрәзә яңаклары урнаштырылган. Моннан тыш, узган ун елда биредә спорт залы түбәсе һәм ягып җылыту системасы җентекле ремонтланган.

Ярты гасырда мәктәпне 1064 укучы тәмамлаган, шуның 35е – гел “бишле”гә. Бүген 59 укучыга югары һәм беренче категорияле 11 педагог белем бирә.

Быелгы уку елында гына Өязетамак укучылары командасы район күләмендә үткән “Аҗаган” спорт уенында җиңгән, 9нчы сыйныф укучысы Нәзил Хәмидуллин Республика көненә багышланган интернет-бәйгедә беренче урын яулаган. Технология буенча олимпиаданың муниципалитет өлешендә җиңүчеләр арасында да шушы мәктәп укучысы бар.

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаган сигез укучы аттестат алачак һәм бүгенге мәктәп директоры Фиргать Куватов вакыйгаларга бай яңа тормышка аяк басар алдыннан аларга изге теләкләрен юллаячак. Мәктәп яши, димәк.


Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: