Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 июнь 2018, 12:31

100 балл җыючы бар!

БДИ нәтиҗәләре билгеле

БДИ нәтиҗәләре билгеле


Кичә 11нче сыйныфлар тапшырган имтиханнарның төп өлеше тәмамланды. Соңгылардан булып сынауны югары уку йортына кергәндә физика яисә әдәбият таләп ителгән укучылар тотты.

Аның каравы, байтак фән буенча нәтиҗәләр билгеле инде. Район мәгариф идарәсендә билгеләүләренчә, Туймазы укучылары юнәлешле математика буенча имтиханны уңышлы үткән. Былтыр бу фән буенча уртача балл 54,6 булса, быел – 61. Бер укучы 91 балл туплаган.

Тарих буенча ике кеше 96шар балл җыйган, химиядән өч бала 95әр баллга ия булган.

Туймазы 4нче мәктәбе укучысы Данил Кадырмаев быел районыбызда 100 балл җыючыларның беренчесе. Ул бердәнбер булмас дип ышанабыз. Өстәвенә, егетебез – 10нчы сыйныф укучысы, ул география программасын үзләштерүне сыйныфташларыннан бер ел алдан тәмамлаган һәм имтиханны да алдан тапшырган. Яхшы нәтиҗәсе аны бу фәннән имтиханны 11нче сыйныфта кабат тапшырудан азат итә. Егет география укытучысы Игорь Данилко карамагында белем ала.

Алда балаларны күңелле мәшәкатьләр көтә. Шимбә, 23 июньдә, мәктәпне тәмамлау турында аттестат тапшырылачак һәм чыгарылыш кичәләре үтәчәк.
Читайте нас: