Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 июнь 2018, 13:47

Яшь каләм тибрәтүчеләр

Кандра укучылары журналистиканы үзләштерә

Кандра укучылары журналистиканы үзләштерә


Уку елы башында Ә.М. Мирзаһитов исемендәге Кандра 2нче мәктәбендә “School Life” (“Мәктәп тормышы”) медиаүзәге оештырылган иде, анда 6-10нчы сыйныф укучылары эшләде. Нәтиҗәдә болай да чагу мәктәп тормышы тагын да үзенчәлеклерәккә әверелде.

Яшь журналистлар ел буе үзләре мәктәп мохите оештырды: “Школьное окошко” гәзите өчен мәкаләләр язды, ай саен “Школьный репортёр” яңалыклар программасы чыгарды, төрле видеоязмалар төшерде һәм җәмәгать челтәрләрендә сәхифәләр алып барды.

Аларның иҗади эшчәнлеге игътибарсыз калмады – медиаүзәк Бөтенрусия “Образовательный репортёр” бәйгесендә лауреат булды һәм “Русия укучылар хәрәкәте медиаүзәкләре (РДШ)” төбәк бүлегендә бүләкләнде. Балаларның иң мөһим казанышы исә – Бөтенусия “Смена” балалар үзәгендә “РДШ эфирда!” мәгълүмат-медиа сменасында катнашуга сайлап алу бәйгесендә җиңү. Күптән түгел алар сәфәреннән кайтты.

Кара диңгез буенда үткәргән ике атна бушка узмаган. Яшь журналистлар ял итеп кенә калмаган, “һөнәр эшчәнлеге” белән дә шөгыльләнгән, осталык дәресләрендә булган һәм илебезнең танылган шәхесләре – очучы-космонавт, РДШ рәисе Сергей Рязанский, актёр, кинорежиссёр, сценарийлар язучы, продюсер һәм язучы Алексей Петрухин, “Хороший мальчик” фильмы продюсеры Юрий Храпов белән очрашкан.
Читайте нас: