Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июнь 2018, 13:49

Пенсияне берничә минутта исәпләп бирә

Туймазылы Вилдан Гафаров Бөтенрусия олимпиадасында өченче урын яулаган

Туймазылы Вилдан Гафаров Бөтенрусия олимпиадасында өченче урын яулаган


Майда Мәскәүдә техникум һәм колледж укучылары арасында үткән бөтенрусия һөнәр осталыгы олимпиадасының төбәк өлеше җиңүчеләре очрашты. Анда Башкортстаннан Туймазы юридик колледжының 4нче курс укучысы Вилдан Гафаров катнашты.

– Барлык махсус урта уку йортлары укучылары арасында үткән мондый җитди олимпиадада мин беренче тапкыр катнаштым, – ди ул. – Оештыручылар безгә беренче биремгә үк «сөенче» әзерләгән. Мәсәлән, Конституция хокукы буенча бирем-тестларны чишкәндә безгә хәтта үзләштерелмәгән сораулар эләкте. Һәм аңлашылды: укылган гына җитмәячәк, мөстәкыйль фикерләргә туры киләчәк.

Олимпиаданың икенче көне тәҗрибә өлешенә бәйле булды. Өч юнәлеш («Хокук белеме һәм җәмәгать тәэминатын оештыру» – Вилдан шушы бүлектә укый; «Суд идарәсе» һәм «Хокук саклау эшчәнлеге») буенча укучылар үзләренең белемен гамәлдә күрсәтте. Биремнәр бик төрле иде: булачак «тәртип сакчылары» һөҗүм иткән җинаятьчене коралсызландыру яки миналанган төбәк аша үтү ысулларын белүен күрсәтте, булачак юристлардан исә пенсия исәпләү тәртибен белү-белмәүне ачыклаган бирем тәкъдим ителде.

– Пенсия фондларында белгечләр махсус компьютер программаларыннан файдалана. Таләп ителгән мәгълүматларны кертеп, нәтиҗәгә ирешә. Безне исә интернеттан файдаланмаска һәм пенсияне махсус тәртип-формула буенча исәпләп чыгарырга өйрәтәләр, – дип дәвам итә Вилдан. – Бу биремне үтәү өчен нибары 45 минут вакыт бирелде. Исәп-хисапларны кат-кат тикшереп тору мөмкинлеге булмады. Нәтиҗәдә бер хата китү сәбәпле, минем ярты балл «киселде», өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Өч көндә дуслашырга өлгергән укучылар бүләкләү тантанасыннан соң Русия баш каласы белән танышырга чыгып китте: Кызыл мәйданны, Изге-Екатерина ирләр монастырен карады.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: