Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 Май 2018, 17:12

«Алтын куллар» проекты боегырга ирек бирмәячәк

Районда нәкъ шулай аталган программа эшли башлады

Районда нәкъ шулай аталган программа эшли башлады


Район Хакимиятендә “Алтын куллар” челтәр индустрия мәктәбен башлап җибәрү буенча координация киңәшмәсе үтте. Аны үстерү буенча бишьеллык һөнәр юнәлеше программасын район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов раслады. Мәгариф идарәсе, мәшгульлек үзәге, хезмәттәшләр “ТЗА”, “УТС-Туймазыхиммаш”, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятьләре, 18, 20, 24нче балалар бакчалары һәм 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8нче мәктәпләр катнашкан проектның барлыкка килүе, бурычлары һәм аны оештырудагы авырлыклар турында бәян итүне үтенеп, аның җитәкчесе, Туймазы индустрия колледжы директоры урынбасары Олег Гайсинга мөрәҗәгать иттек.

– Олег Альвиртович, колледжда “МастерОК” проекты эшли инде, “Алтын куллар” да кирәк булдымы?

– Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, район укучыларының чиреге генә һөнәр сайлаганда аңа ихтыяҗ булу-булмау белән кызыксынган. Гадәттә алар аңа дәрәҗәлелеге, мөмкинлекләре һәм әти-әниләренең күңеленә хуш килүеннән чыгып игътибар иткән. Нәтиҗәсе – махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга ихтыяҗ булмау. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен БР мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова Туймазы һәм Кушнарен районнарында “Алтын куллар” муниципалитет программасын сынау турындагы приказга кул куйды. Димәк, ул республика дәрәҗәсенә һәм киңрәк мөмкинлекләргә ия проект.

– Проектның асылы нәрсәдә?

– Ул берничә блоктан тора. Конвейер сәнәгате белән бәйле бер блокны сәнәгатьче-хезмәттәшләр җитәкли. Икенчесе колледжны тәмамлап, сәнәгатьтә эшләүчеләр белән очрашулар, һөнәр юнәлеше бирүче сыйныф сәгатьләре оештыруга, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, җәйге хезмәт лагерьларында тәрбияләнүчеләр белән эшләүгә бәйле. Документлар әзерләүне район мәгариф идарәсе үз иңенә алды.

Төп максат – бу эшчәнлеккә елына 10 мең өлкән сыйныф укучысын җәлеп итү, аларны башта тугыз һөнәр юнәлешенең берсе белән кызыксындыру: электр сваркасы, электр монтажы, евроремонт, ЧПУ станокларын автоматлаштыру, 3Д модельләштерү, сантехсистема монтажлау, автоэш, гаилә бюджеты, костюм дизайны нигезләре бу. Алар шушы белгечлек буенча махсус урта уку йортларына барсын өчен.

Күмәк чаралар оештыруда яшьләр сәясәте бүлеге, спорт һәм сәяхәтләр тармагы ярдәм итәчәк. Таләп-хокук нигезләре, методика эшләнеп, ихтимал каршылыклар ачыклангач һәм алардан арынылгач проектны бөтен республикага тарату күздә тотыла. Грант ярдәменнән челтәр мәктәбен даими рәвештә бюджет исәбенә финанслауга күчерү мөһим.

Эмиль МУСИН.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: