Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май 2018, 12:59

Хуш, кадерле мәктәбем!

Кичә Соңгы кыңгырау яңгырады

Кичә Соңгы кыңгырау яңгырады


4нче мәктәпне тәмамлаган Камилла – илебезнең оборона министры, 8нче мәктәптән Шамил – археолог, аның сыйныфташы Айгөл исә укытучы булырга хыяллана. Егет-кызларның максаты зурдан. Дәүләт имтиханнарын тапшырганнан соң алар югары уку йортларына керергә, сирәк очрый торган һөнәрләр үзләштерергә һәм киләчәктә илгә идарә итәргә җыена. Узган җомгада исә мәктәптә үткән линейкалардан соң алар шәһәр мәйданына Соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелды.

Быел мәктәпне 436 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 50 бала алтын медальгә дәгъва итә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләп, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов аларга уңышлы белем алып, кече ватанына әйләнеп кайтуларын теләде. Укуда, спорт һәм иҗатта уңышка ирешкән укучыларга башлык муниципалитет-район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Быел бәйрәмне оештыручы-ларның берсе – “Уфанет” компаниясе. Район Хакимияте ярдәме белән ул гаҗәеп күркәм чара оештырган. Яшьләр тантаналы моң дәрьясына кушылып, салмак полонез бии-бии, мәйдан үзәгенә ургылды. Һәм бераздан ул вальска, әйлән-бәйләнгә әверелде, шул мизгелдә – таныш «Туган як» җыры сүзләренә... сиртаки рәвешен алды.

Шунда ук, мәйданда, «Мәктәп тәмамлаучылар сукмагы» хасил булды – укучыларның фоторәсемнәре һәм булачак һөнәрләре чагылыш тапты. Наян шамакайлар җыелган халыкның күңелен күтәрде, фото студияләре, уен һәм бию мәйданчыклары эшләде, сәхнәдән җыр агылды.

Бәйрәм тантанасы ахырында чыгарылыш укучыларының сыйныф җитәкчеләре һавага ак күгәрченнәр очырды, кошлар белән узышып, күккә йөзләгән һава шары омтылды...

www.tuvest.ru сәхифәсендә фотолар тагын да күбрәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: