Уфада Цзянси провинциясе югары уку йортлары мәгариф күргәзмәсе үтәчәк
Федерациянең Идел буе төбәгендәге төрле биләмәләр белән Кытай провинцияләре арасындагы икътисади-сәүдә һәм җәмәгать хезмәттәшлеге дәвам итә. 2018-2019 еллар Кытай һәм Русия төбәкләре арасында хезмәттәшлек еллары дип игълан ителгән.
Дүшәмбе, 21 майда, 10.00-17.00 сәгатьләрдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында (Уфа шәһәре) мәгариф күргәзмәсе булачак – Цзянси провинциясе университетлары катнашачак. Керү ирекле.