Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 Май 2018, 13:41

3нче мәктәптә укыганга горурланам

Районыбызның борынгы мәктәпләренең берсе 80 еллыгын билгеләде

Районыбызның борынгы мәктәпләренең берсе 80 еллыгын билгеләде


– Светаны күрмәдеңме?

– Ул күптән класста утыра инде, ә Коля каршыма очрады – чәчкәгә йөгерде.

Мәктәптә укыган ике үсмер сөйләшүен хәтерләтә, шулай бит? Тик шулай да бер «ләкин»е бар... Бу сыйныфташлар 60 үрен узган шул инде хәзер һәм дәрескә түгел, ә укытучылар белән очрашуга ашыга. Бала һәм үсмер чаклары хатирәләрен саклаган бүлмәләрне тагын бер күрергә, тагын бер кат парталар артына утырырга – яшьлеген искә төшерергә теләп, алар узган шимбәдә кадерле мәктәбенә килде.

Үзенең «кадерле малайларын һәм кызларын» мәктәп бусагасында һәрвакыттагыча ыспай рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Семёновна Мингалёва каршы алды. Кырыс һәм таләпчән остаз аларны дөрес язарга, әдәбиятны яратырга өйрәтте, өстәвенә, һөнәргә тугрылык үрнәгендә тәрбияләде. 90 яшьлек педагог укучылары тормышыннан элеккечә хәбәрдар.

– Безнең сыйныф җитәкчесе – искиткеч яхшы укытучы Нурия Исмәгыйль кызы Гатауллина алгебра һәм геометриядән укытты, – диде бу мәктәпне 1974 елда тәмамлаган укучылар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. – Аның дәресләрен бик ярата идек, шуңа күрә сыйныфыбыздан байтак кеше техника юнәлешендә белем алды.


Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз),

Читайте нас: