Узган җомгада районда БР мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова булып китте
Оешма җитәкчесе халыкны кабул итте, 1нче интернат-мәктәптә, 2нче коррекцияләү интернат-мәктәбендә, индустрия колледжында һәм шәһәрдән читтә урнашкан “Кандракүл” лагеренда булды. Гөлназ Радмил кызы педагогия коллективларының эш методикасы белән танышты, мәгариф оешмаларының матди-техника хәлен бәяләде.
– Районнар буйлап сәфәр республика сулышын тоярга, тиз арада хәл ителәсе мәсьәләләр турында белергә ярдәм итә, – диде ул. – Мәсәлән, балалар бакчалары ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә быел төбәк бюджетыннан мәгариф оешмаларына бүленгән акчаның (бер миллиард сум бу) яртысын мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына юнәлтү күздә тотыла.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).