Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 Май 2018, 18:14

Белем учагы укучыларын һәм педагогларны фронтка озаткан

3нче мәктәпкә – 80 ел

3нче мәктәпкә – 80 ел
Кырын яткан сигезленең чиксезлекне аңлатканын исәпкә алсак, безнең мәктәп бихисап күп шундый чиксезлеккә ия. Иксез-чиксез белем, изге киңәшләр, рәхмәтле укучылар һәм яңа җиңүләр... Шушы 80 елда Туймазы 3нче мәктәбе нинди юл үткән?

Ул 1938 елда ишекләрен ача. 550 укучы яңа мәктәпкә белем үрләрен яуларга килә. Мәктәпнең беренче директоры Г.Н. Зиннәтуллинга төзелешне тәмамлау бурычы йөкләтелә. Эшче яшьләр белән бергә үзе дә ал-ял белми эшли Габит Нигъмәтулла улы. Беренче чыгарылыш 1939 елның маенда була. Сигез дистә ел дәвамында мәктәп 3033 укучыны тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан. Шуның 92се мәктәпне алтын һәм көмешь медальгә тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп бинасында 9нчы запас кавалерия полкы эскадроннарының берсе урнашкан. Укучылар һәм укытучылар шуннан сугышка киткән. Педагогларның күбесе туган ягына әйләнеп кайтып, мәктәптә эшен дәвам итә алмаган. Рәүф Рәхим улы Гәрәев, Николай Михайлович Терехин, Варлаам Иванович Рыбаков, Юрий Павлович Густов, Николай Фомич Чувилин, Фёдор Николаевич Прыгаевка язмыш мәрхәмәтле булган. Алар фронттан күпсанлы бүләкләр белән кайткан.

Мәктәпкә килгән элекке укучылар беренче чиратта үз сыйныфына керә. Парта артына утырып, мәктәп елларын сагынып искә алалар.

«Безнең сыйныфның әнисе (аны башкача атап та булмый) Таисия Гавриловна Гадалова – изге күңелле кеше, аның белән үзебезне тыныч хис итә идек. Аның ярдәмендә ул чорда безгә катлаулы булып тоелган күпме мәсьәлә хәл ителде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да аның белән аралашудан туктамадык.

Физика укытучысы Николай Фомич Чувилинның дәресләре дә онытылмый. Аның нигезле җавап өчен генә бәя кую методикасы безне дәресләргә җентекләп әзерләнергә мәҗбүр итә иде. Мин дружина советы рәисе буларак, мәктәп линейкалары, дружина җыенының ничек тантаналы үтүен, илһамланып макулатура һәм тимер-томыр җыюны, өмәләрдә катнашуны әле булса хәтерлим», – дип яза истәлекләрендә мәктәпне 1970 елда тәмамлаган Анна Иванова.

Мәктәп музеенда андый хат-хатирәләр бихисап күп. Һәр юл рәхмәт сүзләре, изге теләкләр һәм, әлбәттә, күңелле, бер кайгысыз балачак хатирәләре белән сугарылган.

Музейда мәктәпне тәмамлаучылар турында бай мәгълүмат тупланган. Аңа математика укытучысы, укыту бүлеге мөдире Юрий Павлович Густов нигез салган. Бу уңайдан тарих укытучысы Гәмбәрия Гыйльметдин кызы Низаметдинова ярдәм иткән. Хәзер музейны татар теле укытучысы Зөлфия Ринат кызы Гыйлемханова җитәкли.


Вера ЕРМОХИНА, мәктәп ветераны,
Настя КАЙКОВА, мәктәпне 2013 елда тәмамлаучы.
(Дәвамы "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: