Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 апрель 2018, 15:56

Вальс, сиртаки, полонез?!

Соңгы кыңгырау яңача үтәчәк

Соңгы кыңгырау яңача үтәчәк


Мәктәп тәмамлау – һәр кеше өчен дулкынландыргыч мизгел. Чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, укытучылары хәтерендә озакка саклансын өчен муниципалитет-район Хакимияте һәм “Уфанет” компаниясе быел “Соңгы кыңгырау”лар бию форматында үткәреләчәге турында игълан итте.

Бу чара Туймазыда җомга, 25 майда Октябрь мәйданында үтәчәк. Башта “Чыгарылыш укучылары сукмагы” ачылачак, анда шәһәр мәктәпләренең барлык унберенче сыйныф укучылары фотолары урнаштырылачак һәм киләчәктә аларның кем булырга хыяллануы язылачак. Төрле иҗат мәйданчыклары, осталык дәресләре эшләячәк.

Хәзер БДИга әзерлек белән беррәттән мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары киләсе кичәгә әзерләнәчәк: полонез, сиртаки, хоровод, вальс, флешданс өйрәнәчәк. Бәйрәм һавага төрле төсле шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Реклама.
Читайте нас: