Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 апрель 2018, 13:52

Осталыкка нигез индустрия колледжында салына

Туймазы колледжы егетләре республиканың күрше районнары махсус урта уку йортлары укучылары белән ярышты

Туймазы колледжы егетләре республиканың күрше районнары махсус урта уку йортлары укучылары белән ярышты


Туймазы индустрия колледжында бишенче тапкыр шушы уку йорты бүләгенә ачык һөнәр осталыгы олимпиадасы үтте. Анда Октябрьский шәһәре, Бәләбәй механизация һәм электрификация колледжы һәм аның Бишбүләк һәм Дәүләкәндә урнашкан филиаллары; Собханкул агросәнәгать колледжы командалары катнашты.

Эш тәҗрибәсе берничә дистә ел тәшкил иткән һөнәр осталары бәя бирде аларга. Зур заводның баш сваркачысы моңа тоташ бер көнен әрәм итәме икән дип уйларга да мөмкин. Әмма бирегә Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы, “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, “БАСЭТ” җәмгыяте, берничә шәхси автотранспорт ремонтлау предприятиесе белгечләре килеп, яше һәм тәҗрибәсенә карамастан, егетләрнең эшенә катгый бәя бирде.

Бәйге биш юнәлештән торды. Һәр ярыш ике өлешкә бүленде: башта укучылар сорауларга язма җавап бирде, аннары осталыкларын күрсәтте.

Иң каты көрәш сваркачылар арасында барды. Бәйгечеләр 40 минутта 40 сорауга җавап бирергә тиеш иде. Беренче өчлек 20 мөмкинлектән 16, 15 һәм 12 балл җыйды. Алар исәбендә Туймазыдан Рәфис Кадыйров та бар иде.

Ләлә МУСИНА.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: