Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 апрель 2018, 12:37

Текст җиңел булмады...

Күмәк диктант, өйдә онытылып калган күзлек, зирәк даруханәче турында

Күмәк диктант, өйдә онытылып калган күзлек, зирәк даруханәче турында



Моңа кадәр без диктантны партизаннарча язганбыз икән ич! Тоташ Русиядә, хәтта галәмдә, диңгез-океаннарда, төрле илләр – Сирия һәм Коста-Рика, Англия һәм Германиядә язалар. Туймазылылар да калышмаска тиеш дип уйлый идек. Һәм калышмадык та... Көтмәгәндә Мәскәүдән шалтыраттылар. Чараны оештыручылар, мәгариф идарәсе белән элемтәгә кереп, туймазылыларның чәмлелеге өчен куануларын, әмма моның өчен “Күмәк диктант” чарасының рәсми сәхифәсендә теркәлү зарурлыгын аңлаткан. Димәк, киләсе елга анда барлык шартына туры китереп катнашачакбыз. Рәсми бланкларда язачакбыз, безнең педагогларны эшләрне тикшерүдән азат итәчәкләр, нәтиҗәләр “Күмәк диктант” чарасы сәхифәсендә урнаштырылачак. Әйткәндәй, быел белемлелекне тикшерү чарасы планетаның алты кыйтгасында яшәгән 230 мең чамасы кешене берләштергән – диктант языла башлаганнан бирле иң күп катнашучы бу!

Берничә көн элек төрле яшьтәге 55 якташыбыз “Белемеңне тикшер” чарасында катнашты. Ул гадәттә Туймазы 7нче мәктәбендә үтә.

“Диктатор” вазифасына өченче ел инде Собханкул мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Михайлова чакырыла. Катнашучылар җыелганчы без аның белән әңгәмәләшергә өлгердек.

– Бүген балалар бөтенләй укымый дип раслый алмыйм, – диде Лидия Варламовна. – Алар шактый белемле, әмма дөрес язу аксый әле. Шуңа күрә китап уку зарур, кешене китап кына уйларга өйрәтә ала. Баланы укуга җәлеп итү өчен иң кулай вакыт – 3-6нчы сыйныфлар. Безнең мәктәптә рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелә, балаларга Яңа китап көне аеруча ошый. Әмма китапка мәхәббәтне көчләп тагарга ярамый. Яхшы үрнәк кирәк: өйдә бала әнисенең, вакыты тар булуга карамастан, китап битләрен актаруын яисә әтисенең ноутбуктан мавыгып нидер укуын күрсен. Минемчә, вакыт барысын да үз урынына куя.

Диктант өчен “Зөлайха күзләрен ача” романыннан өзек сайланган. Ул узган гасырның 30нчы елларында кулак дип танылган татар хатыны язмышы турында. Авторы Гүзәл Яхина – байтак дәрәҗәле әдәби премияләр, шул исәптән, “Зур китап” лауреаты.

– Текст тыныш билгеләре буенча да, орфография буенча да шактый катлаулы: анда катлаулы җөмләләр, хәл фигыль, җөмләнең тиңдәш кисәкләре күп, – диде диктант нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика үзәге методисты Лена Тычина. – Һәр елдагыча, пунктуация авыр булды. Барлык эшләрдә тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре бозылган, орфография хаталары исә аз. «Можжевеловые» сүзен язу иң катлаулысы булды. 19 эштә бу сүз бер “ж” хәрефе белән язылган (можжевельник – сүзлек сүзе).

Нәтиҗәләр: 41, 55, 11, 52, 19, 25, 31, 39, 4, 17, 44, 28, 40, 5, 53нче эшләр “4”легә язылган. Беренче ике эш иң яхшылары дип билгеләнде. Аларда орфография хаталары юк, пунктуация хаталары биштән азрак.

33, 21, 3, 14, 49, 50, 22, 42, 13, 20, 45, 51, 27, 35, 29, 46, 6нчы эшләр “3”ле билгесе алды.

17, 4, 31, 52, 42, 22нче эшләр пөхтә һәм матур язылган дип билгеләнде.

Венера ӘШИРОВА.



Читайте нас: