Туймазы хәбәрләре
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 апрель 2018, 14:49

«...Укытучы яши күңелемдә, үткәннәрдән кайтып эндәшә»

Яраткан укытучы, белемгә омтылыш һәм дүрт аерылмас дус турында

Яраткан укытучы, белемгә омтылыш һәм дүрт аерылмас дус турында



2019 елда без, 3нче мәктәпне тәмамлаучыларның төрле тарафларга таралышуына 50 ел була. Сирәк булса да очрашканда без гадәттә Нина Семёновна Мингалёваны искә төшерәбез. Бәлки, самими бала буларак, теңкәгә тимичә генә, әмма таләпчәнлек белән бездән кеше ясаган көчле шәхес, гаҗәеп хатын-кыз итеп тойганбыздыр аны.

Тышкы таләпчәнлеге, безнең белән аралашкандагы корылыгы һәм рәсмилелегенә карамастан.

Игелеклелеген, укучыларына карата игътибарлы мөнәсәбәтен яшерә белә иде ул. Әмма күзләрендәге очкынны, ирен чите белән генә елмаюларын кая куясың? Без дә моны сизә идек, һәм Нина Семёновнаның таләпчәнлеге безне куркытмады. Киресенчә, Укытучыга карата җылы, рәхмәтле хисләр уята иде.

Барлык укытучыларыбыз да искиткеч иде. Байтагы яугирләр. Алар безне кагыйдәләр, шигырь, теоремалар ятларга гына түгел, тормышны яратырга өйрәтте. Зоя Михайловнаның бәләкәй генә мәктәп китапханәсенә керерлек тә булмый иде. Аркадий Гайдар, Мамин-Сибиряк, Вячеслав Шишков, Вальтер Скотт, Фенимор Куперны китап битләре теткәләнеп беткәнче укыдык. Мәктәп китапханәсе “куәтләре” генә җитмәгән укучылар Пионерлар йорты китапханәсенә язылды. Күп укыдык. Уку дәрәҗәле иде.

Белемгә омтылыш шулкадәр көчле иде ки, буш вакытыбызда, хәтта тәнәфесләрдә, дөнья картасы янында гаҗәеп укытучы Рәүф Рәхим улы Гәрәевның география дәресендә алган белемнәребезне тикшерә идек.

Лидия Ивановна Иванова безне химиядән тәҗрибәләр эшләргә өйрәтте. Хезмәт дәресләрен оста Варлам Иванович алып барды. Балта остасы бүлмәсендә, чәмләнеп, тактадан акмай салу өчен агач тартмалар ясадык. Аны сөт заводына озаттык. Шул чордан бирле агачка карата битараф түгел мин.

Хәрби очучы, физика укытучысы Николай Фомич Чувилин кайчак тәртип бозган укучыны күкрәгеннән ала иде (минем белән дә булгалады бу хәл), әмма әти-әниләргә беркайчан да әйтмәде. Без дә аңа үпкәләмәдек. Үзебез гаепле идек чөнки.

Җәй һәм көз көне өлкән сыйныф укучылары шикәр чөгендеренә бара. Аны утаганда чатырларда яшәдек. Шактый акча эшли идек. Бервакыт хәтта бөтен сыйныф белән кышкы каникулда Ленинградка бара алдык.

Әмма иң мөһиме, йөрәгем һәм күңелем белән директорның, мәктәпнең укытучылар коллективының, хәтта җыештыручы Поля түтәйнең игелеген тойдым мин.

Шаярыша идек. Сыйныфташлардан өй эше күчердек. Ансыз буламы соң ул?! Мин математикадан алдыралмый идем. Җавапны Вова Логойда дәфтәреннән эзлим, үзем аның диктантларын, иншаларын тикшерәм. Шулай белем уртаклашып яшәдек. Ул вакытта киң танылган “Не спеши” җырын үзгәртеп, җыр да чыгардык әле:

“Барысын да белү мөмкин түгел,

Якын дуслар барын онытма.

Чит диктантны оста гына күчер,

Иң мөһиме – бер дә ашыкма...”
Нина Семёновна әдәбият укыту өстенә тәрбия эше буенча директор урынбасары да иде. Кайчак аңа ашыгыч рәвештә дәрестән китәргә туры килә. Һәм ул дәрес үткәрүне миңа йөкләтә. Ышанып...

Гадәттә мин сыйныфташларымнан ятлаган шигырьләрен сөйләтәм. Икеле куймыйм, әмма өчлене кызганмый өләшәм.

Без сигезенче яисә тугызынчы сыйныфта укый идекме, хәтерләмим, уку елын ике атнага озайттылар. Урамда июнь, без исә парта артында утырабыз. Дәрестән соң балыкка барырга карар иттек, куна калып, билгеле. Туймазыдан ерак түгел табан балык үрчегән күл барын ишетеп белә идем. Сәпидләргә атланып, шунда җилдердек. Күл дигәнебез пычрак чокыр булып чыкты, бернинди дә балык юк иде. Әмма без чатыр кордык, ботка пешердек, төнлә йокламадык...

Икенче көнне сыйныфтан тыш уку дәресендә утырабыз – үтереп йокы килә. Нина Семёновна Шекспирдан кычкырып өзек уку өчен безне чиратлап такта алдына чакыра башлый.

Вова Левченко сүзләренә караганда, мин башта шактый көр тавыш белән башлаганмын, аннары акырыная-акырыная, борыным белән китапка төртелгәнмен.

Нина Семёновна барысын да аңлады һәм безне физрук Юрий Прокопьевич Заборский тәрбиясенә җибәрде. Ул безгә көрәк, носилкалар тоттырды һәм: “Комлыкта уйнап алыгыз!” – диде. Без эшлибез, ул безне үртәп утыра: “Я, ничек, балык шәп кабамы?” (әйткәндәй, ул үзе дә балыкчы).

Нина Семёновна “Ал җилкән” клубына нигез салучы да. Без ял кичәләре, концертлар, КВН командалары ярышлары үткәрә идек. Безнең данлыклы “4В” квартеты да шунда барлыкка килде: Вова Логойда, Вова Левченко, Вова Петров һәм мин.

Кызлар да (Лена Шалхакова, Нина Бумина, Наташа Беляева) калышмады, үзләренең вокал ансамблен оештырды. Маша Моорның кичәләрдә ничек җырлаганын күрсәгез иде сез! Аның тавышы һәм “Калина во ржи” җыры бүген дә колагымда яңгырый кебек. Рөстәм Дивәев баянда бик оста уйный иде. Күршем һәм дустым ул минем.

Әйе, без шаян идек, әмма хулиган булмадык, явызлык эшләмәдек. Чөнки без белә идек – Нина Семёновна безне гафу итмәячәк.

Барлык укытучыларыбызга һәм безнең кадерле Нина Семёновнага рәхмәтле без. Өлкән сыйныфта укыганда җыр сүзләрен үзгәртеп кычкырып җырлый идек:

“И нам не страшен ни вал девятый,

Не холод вечной мерзлоты,

Ведь мы ребята, – да-да!

Ведь мы ребята, – да-да!

Из средней школы номер три!”
...Берничә ел элек хатыным Тамара белән Нина Семёновнаның тыйнак кына бер бүлмәле фатирына хәлен белергә кердек. Өстәлдә – гәзитләрнең соңгы саннары, киштәләр бәллүр савыт-саба белән түгел, китап белән шыгрым тулы.

Ул, шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә белемгә омтыла. Чөнки шуны яхшы аңлый – туктап калсаң, сүнәсең.

Елына мотлак берничә тапкыр Нина Семёновнага шалтыратам. Аның белән сөйләшкәннән соң пенсиягә чыккан тәҗрибәле укытучылар язмышы турында уйланам. Алар илебез өчен хәзинә бит! Әмма остазларга бүген ихтыяҗ бармы? Күп очракта юк.

Бәлки шуның өчен бүгенге укучыларны замана тормышы чынбарлыгына ничектер башкача әзерлиләрдер? Уйларга, иҗат итәргә, нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул яман дигән сорауларга үзаллы җавап бирергә?

Җавабым юк...

Владимир МАЗИН,
3нче мәктәпне тәмамлаган, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре.

Читайте нас: