Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 апрель 2018, 14:45

Учларымда – могҗиза

Бапалар (үсмерләр) иҗат йортында балалар иҗаты күргәзмәсе эшли

Бапалар (үсмерләр) иҗат йортында балалар иҗаты күргәзмәсе эшли


Мәгариф оешмалары кимендә 1300 эш – картина, курчаклар, кием, робот, йомшак уенчыклар тәкъдим итте.

Күргәзмәне оештыручы-ларның теләге фәкать бер иде: я гаилә, яисә ирекле ярдәмчеләр темасына мөрәҗәгать итәргә. Калганы – ирекле. 4нче мәктәп бу эшкә гаять җаваплы караган: тоташ авыл йортын тасвирлаган. ДВПдан ясалган мич чып-чын кебек. Аларны эшләгәндә укучылар гамәли иҗатның барлык төрләрен диярлек – чигү, бәйләү, тегү, агачка сырлап бизәк төшерүне кулланган.

6нчы мәктәп укучылары “кәгазь пластикасы” техникасында хайваннар ясаган. Күргәзмәне “Гаилә һәм табигать бербөтен” дип атаган алар.

7нче мәктәп укучылары кеше биеклегендәге курчаклар “тудырган”. Бирегә килүчеләр самавыр һәм шпагаттан бизәкле челтәр чынаякларга игътибар итми калмагандыр.

Серафимовкадан Балалар техника иҗаты йорты тәрбияләнүчеләре исә йортларында кулга нәрсә эләккән, шуны эшкә җиккән: йөзләгән сәдәф, төрле ярмалар, диңгез кабырчыклары дисеңме... Бер гаилә тормышы тасвирланган гаять зур альбом барлыкка килгән.

Балалар (үсмерләр) иҗат йорты укытучысы Әлфия Лагода һәр күргәзмәгә ниндидер үзенчәлекле эшләнмә уйлап таба. Быел да бу йолага тугры калган ул. Тәрбияләнүчеләре кинусайг (борынгы японнарның ефәк корамалардан картиналар иҗат итү сәнгате) техникасында башкарылган эшләрен тәкъдим иткән.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: