Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 апрель 2018, 12:45

Сыерчыклар өчен фатир

4нче мәктәп хезмәт дәресенә үзенчәлекле карашы белән шәһәр халкын таң калдырды

4нче мәктәп хезмәт дәресенә үзенчәлекле карашы белән шәһәр халкын таң калдырды


Күптән түгел Туймазы 4нче мәктәбе директоры Рөстәм Салихов тагын бер файдалы чара уйлап чыгарган. Битарафлыктан башка хис уятмаган мәктәп стенасын ник әле алмагач белән бизәмәскә, өстәвенә, аңа сыерчык оялары элеп куймаска? Укучыларның һәм үтеп баручыларның кәефе геометрия прогрессиясенә ярашлы күтәреләчәк. Кошларның исә яңа апартаментларны ошатачагына шик юк.

1-8нче сыйныфлар арасында «Сыерчык оясы» чарасы игълан ителгән. Һәр сыйныфка өчәр кош оясы әзерләргә тәкъдим иткәннәр. Әти-әниләр дә читтә калмаган. Ояларның стеналары эчке яктан кытыршы, тәрәзәләре кечкенә.

Технология дәреслә-рендә укытучылар Ләйсән Мәрданшина һәм Ризида Гыйрфанова карамагында 6а һәм 8б сыйныфлары кызлары аларны алсу һәм яшел төскә буяган. Малайлар ул ояларны таякларга беркеткән.

Бина стенасына агачны зур итеп төшерү өчен хәтта күтәрткеч-җайланма китертергә туры килгән («Туймазы шәһәр электр челтәрләре» җәмгыяте ярдәм иткән). Кулына сулы катнашмалы буяу баллоннары алып, рәсем, хезмәт һәм физкультура укытучылары – Чулпан Тимерханов, Дамир Бәхтияров һәм Динар Закиров бу эшнең иң катлаулы өлешен үтәгән. Алмагач әзер булгач, аңа 32 сыерчык оясы «элеп» куйганнар. Барлыгы исә кошлар өчен кимендә 60 «фатир» корылган.


Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: