Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2018, 12:50

Үз эшенең осталары

Мәктәп укытучылары республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

Мәктәп укытучылары республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Уфада мәктәп укытучылары арасында республика һөнәр осталыгы бәйгесе төгәлләнде. Иҗади сынаулар кысаларында бәйгечеләр ачык дәресләр һәм осталык дәресләре үткәрде, мәгариф проектлары әзерләде, парча язды, “түгәрәк өстәл” артында фикер алышты. Җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Кашапова (1нче интернат-мәктәп) белән рус теле укытучысы Елена Держинская (Собханкул мәктәбе) бәйге лауреатлары булды. Инглиз теле укытучысы Азат Галләмов (7нче мәктәп) “Педагогика өмете” бүлегендә җиңде, башкорт теле укытучысы Зөлфия Ганиева (8нче мәктәп) “Башкортстан укытучысы” журналының махсус бүләгенә лаек булды.
Читайте нас: