Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 март 2018, 13:44

Яшь аш-су осталары каушап калмады

Авыл хуҗалыгы-сәнәгать колледжы студентлары һөнәр осталыгында ярышты

Авыл хуҗалыгы-сәнәгать колледжы студентлары һөнәр осталыгында ярышты


Собханкул авылындагы авыл хуҗалыгы-сәнәгать колледжында булачак пешекче-кондитерлар арасында һөнәр осталыгы бәйгесе үтте. Анда II курста укыган алты кыз – сайлап алу өлеше финалчылары катнашты. Өч сәгатьтә кызлардан өч төрле аш – балыклы кайнар ризык, бәрәңгеле өстәмә һәм эремчектән татлы ризык әзерләү таләп ителде. Бәйгече кызлар ризыкларның беренче икесе турында алдан белсә һәм жюри әгъзаларын үзләренең «фирма ризыгы» белән әсир итәргә әзер булса, оештыручылар булачак десертның барлык катнашмаларын ахыргача сер итеп тотты. Яшь аш-су осталары каушап калмады, хыялын, кыюлыгын эшкә җигеп, файдалы һәм тәмле ризык тәкъдим итәлде.

Жюрида «эшләгән» колледж директоры, укытучылар ризыкларны тәме буенча гына түгел, чисталык кагыйдәләре үтәлеше, аш әзерләнгән вакытта эш урынындагы тәртип, пычак белән эш итү күнекмәләре, ризыкның табынга куелу вакыты һәм температурасы, хәтта ризыклы тәлинкәләрнең пөхтәлеге буенча да бәяләде! 23нче төркем укучысы Алсу Гафарова белән 10нчы төркемнән Регина Белоусова иң уңган пешекчеләр дигән нәтиҗә ясалды.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: