Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март 2018, 13:42

Яңалыкка, алдынгылыкка омтыла

Башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Бәдретдинова белемен даими камилләштерә

Башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Бәдретдинова белемен даими камилләштерә


Очраклы кешеләр мәктәптә озак тоткарланмый. Балаларны һәм эшен чын күңелдән яраткан кешеләр генә эшли ала анда. Туймазыдагы 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Бәдретдинова шундыйларның берсе. 35 елдан артык басып тора ул хәзер балалар каршында.

Благовещен педагогия училищесын тәмамлагач, Зөлфия Гайнетдин кызы Туймазы 8нче мәктәбендә эшли башлый.

Балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен махсус урта уку йортында үзләштерелгән белемен камилләштерү таләп ителүне аңлап, ул Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Дәрес бирү, аларга әзерләнү, гаилә, нәни бала – шуның барысына ни рәвешле вакыт җиткерергә? Ләкин Зөлфия Гайнетдин кызы үзен тулысынча эшенә һәм белем алуга багышлый.

Университет белемен камилләштерү юнәлешендә даими эшләргә, яңалык, алдынгы тәҗрибә эзләргә һәм аларны эштә кулланырга өйрәтә.

Шәһәрнең 4нче мәктәбенә 1993 елда килә Зөлфия Гайнетдин кызы. Ачык йөзле, ягымлы һәм эчкерсез укытучыга шундук игътибар итәләр.

Аның дәресләре башкаларга үрнәк була, чөнки ул бурычларны анык билгели, балаларның уена дөрес юнәлеш бирә, дәрес үткәрүнең инновацияле төрләрен куллана белә. Шул ук вакытта эш рухы тәэмин ителә, укытучының төзек сөйләме, күргәзмәлелек кулланылу дәрестә максатка ирешү мөмкинлеген тагын да арттыра.

Яңа сыйныфын туплагач, Зөлфия Гайнетдин кызы һәрвакыт могҗиза кыла дисәм, һич арттыру булмас. Аның карамагына эләккән нәниләр тиз арада чын укучыларга әверелә. Алар тәрбиялелеге, әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, әңгәмәләшә, сораулар бирә белүе белән аерылып тора.

Балалар бик мавыгучан, укырга ярата, район, республика олимпиадалары һәм бәйгеләрендә бүләкле урыннар яулый. Укучыларының казанышлары өчен Зөлфия Бәдретдинова В. Терешкова һәм Ю. Гагарин исемендәге медальләр белән бүләкләнде.

Бәхетле кеше ул Зөлфия Гайнетдин кызы. Тырышлыгы нәтиҗәсендә күпкә иреште. Кызын тәрбияләде, хәзер оныгын тәрбияләргә ярдәм итә.

Зимфера ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Туймазы 4нче мәктәбе 1нче сыйныф укытучыларының методика берләшмәсе җитәкчесе.

Читайте нас: