Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 март 2018, 12:34

Шаляпин залында баянда уйнаганың бармы?

Уфада өченче тапкыр халык уен коралларында һәм милли гармуннарда уйнаучылар ярышкан

Уфада өченче тапкыр халык уен коралларында һәм милли гармуннарда уйнаучылар ярышкан


З. Исмәгыйлев ис. Уфа сәнгать академиясендә һәм махсус урта музыка колледжында рус халкының уен коралларында һәм милли гармуннарда уйнау осталарының В.Ф. Беляков ис. III халыкара бәйгесендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткән.

Өч көн дәвам иткән бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган музыкантлар катнашкан. Жюри рәисләре – Гнесиннар ис. Русия Музыка академиясе профессорлары – РФ һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Беляков һәм РФнең халык артисты Александр Цыганков. Александр Андреевич бу бәйге турында фикерләрен уртаклашкан, шушы күләмле бәйгедә катнашкан өчен музыкантларга, ата-аналарга һәм остазларга рәхмәт белдергән.

– Быел «кыллы берләшмә», шул исәптән, халык бүлекчәсенең башка вәкилләре, Вячеслав Филиппович Беляков бүләге өчен ярышу мөмкинлегенә ия булды. Бәйге географиясе киңәю, репертуар баю куандыра. Яшь музыкантларны тыңлап, аларның рухи дөньясы белән танышасың, һәм аларның һәркайсы бер үк әсәрне һичшиксез үзенчә башкара, баета, – диде ул.

Бу бәйгедә Кандраның музыка мәктәбе һәм Кандра 1нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашкан. 7нче сыйныф укучысы Рената Тимеркәева II дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган. Аның ялкынлы чыгышы РФ һәм БРның атказанган артисты, профессор, сәнгать гыйлеме кандидаты Рәҗәп Шәйхетдиновка шулкадәр ошаган ки, ул баянчы кызны белемен нәкъ менә үзенең карамагында дәвам итәргә чакырып калган. Моның ише җитди ярышта берничә тапкыр катнашуга карамастан, Рената беренче тапкыр лауреат булган. Чыгыш ясаганнан соң ул үзенең остазы Гөлмирә Подребенникова белән куанычын уртаклашкан: «Мин нәкъ сез киңәш иткәнчә эшләдем. Карашым жюрида булды, ә үзем Сәнгать академиясенең Шаляпин залында уйнау зур бәхет булу турында уйладым һәм баянда кинәнеп уйнадым!»

4нче сыйныф укучысы Ильяс Имамов (Г. Подребенникова шәкерте), 3нче сыйныф укучысы Виктория Галина (остазы – Ирина Фәррахова) кебек үк, III дәрәҗә лауреаты булган.

Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: