Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 март 2018, 12:59

700нең берсе

Туймазы кызы «Артек» лагеренда фән олимпиадасы җиңүчесе булган

Туймазы кызы «Артек» лагеренда фән олимпиадасы җиңүчесе булган


Кандракүл авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Регина Сафина һәрвакыт балаларның халыкара «Артек» үзәгенә барырга хыяллана. Үзенең фән олимпиадаларында һәм иҗат бәйгеләрендә яуланган грамота һәм дипломнарының күчермәләрен «Артек» сәхифәсенә ун тапкыр җибәрә. Бер ел буе! Өметен өзми, игътибар итәчәкләренә ышана. Һәм сәләтле кызның тырышлыгы бушка китми. Электрон почтасына килгән хәбәр аның өчен чын Яңа ел бүләге була. Регина шатлыгыннан кычкырып җибәрә – янгын чыккандыр дип куркып, әтисе йөгереп керә хәтта. Әнисе дә ул могҗизага булачак сәфәр республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан раслангач кына ышана.

Гыйнвар ахырында укучы кыз Башкортстан вәкилләре белән бергә Кырымга китә. Регина «Диңгезче» лагерена, чирлидинг (спортның тамаша, бию, гимнастика, акробатиканы берләштергән төре) отрядына эләгә. Команда әгъзаларын сайлаганда оештыручылар Регинаның берничә ел бию һәм җиңел атлетика белән мөстәкыйль шөгыльләнүен исәпкә ала. Туймазылы үзенең сәләтләрен ял чоры ачылу тантанасына багышланган бию флешмобында күрсәтә, өстәвенә, Русия олимпиячеләрен илһамландырган клип төшерәләр. Аны хәтта бу уеннарны оештыру комитеты сәхифәсенә салалар.

– Көн саен ике сә-гать күнегүләр белән шө-гыльләндек. Бераздан анда чирлидинг ярышлары үтте, һәм безнең команда бүләкле урын яулады, – ди Регина Сафина. – Лагерьга уку чорында китү сәбәпле, без шул төбәктәге мәктәпкә йөрдек. Безгә өй эшләре бирелмәде, ләкин фән олимпиадаларында катнашырга туры килде. Белемемне табигать-фән юнәлешендә тикшерергә карар иттем. Биология, химия һәм физикадан бирелгән өч сорауга тулы һәм киң җаваплар бирү таләп ителде. Моның өчен нибары ярты сәгать вакыт бирелде. 700 укучы арасында мин беренче урын яуладым.

Мәктәпне тәмамлагач, Регина хәрби училищега укырга керү турында хыяллана.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: