Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2018, 12:34

Йөз сорау – йөз җавап

24нче балалар бакчасында балаларның район фән-тәҗрибә конференциясе финалы узды

24нче балалар бакчасында балаларның район фән-тәҗрибә конференциясе финалы узды


– Дөрес, бу янә мин – профессор Ионна Протоновна Всезнайкина. Мин яшь тикшеренүчеләр белән аралашыр өчен Гарри Поттер исемендәге тылсымчылар мәктәбендә үтәчәк фән симпозиумын махсус күчердем, – диде мантия һәм академия башлыгы кигән алып баручы. Балалар аны таң калып тыңлады.

Район фән-тәҗрибә конференциясе финалына 34 катнашучыдан биш бала чыкты. Яшь тикшеренүчеләр көнүзәк мәсьәләләрне кузгатты һәм шулкадәр ышанычлы чыгыш ясады ки, аларның сөйләү осталыгына хәтта өлкәннәр көнләшерлек иде.

Кандра 4нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Илнар Әхмәдиев җиңүче булды. Ул балачактан динозаврлар белән мавыга. Әти-әнисе улына уенчык динозаврлар тупланмасы сатып алгач, малайның башында бер-бер артлы сорау туа: алар кайда яшәгән, нәрсә белән тукланган, хәзер кая булган? Җавап эзләп, әти-әнисе һәм тәрбиячесе Лариса Хәбибуллина белән бергә энциклопедияләр укый, документаль фильмнар карый, музейларга бара һәм хәтта Чиләбе һәм Джугбада динозаврлар паркларында аларның дәү сыннарын үзләштерә. Илһамланып, малай үзенең балалар бакчасында кечкенә музей ачарга тәкъдим итә. Аны “Кайда сез, динозаврлар?” дип атаганнар. Башка музейлардан аермалы буларак, биредә барысын да тотып карарга, хәтта ядкәрләр белән уйнарга да мөмкин. Әйткәндәй, Илнар бик теләп экскурсияләрне үзе үткәрә. Анда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм укучылар да килә хәтта.

21нче балалар бакчасыннан Аскар Әхмәдуллин тикшергән “Газлы су – зыян яисә файда” проектының фәнни җитәкчесе – малайның әнисе Оксана Борисовна. Малай газлы су эчәргә яраткан. Моның сәламәтлек өчен гаять хәвефле булуын аңлату өчен әнисе улын тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итәргә уйлаган. Пепси-кола салып кайнатканнан соң чәйнүктә юшкын калмавын күргән улы таң калган. Бу эчемлекнең хәтта тутыкка да көче җитә! Тикшерү дәвам иткән, Аскарның белеме арткан, газлы эчемлекләр куллану теләге исә кимегән. Нәтиҗәдә балалар бакчасы тәрбияләнүчесе яшьтәшләре өчен файдалы киңәшләр җыентыгы әзерләгән.

Сәламәтлек темасын 13нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Зилия Сәлимова дәвам итте. Ул тешләрне дөрес тәрбияләү турында сөйләде. Тикшеренү эшендә аңа тәрбиячесе Алсу Сөнәгатуллина һәм... Зубастик әфәнде ярдәм иткән. Тылсымлы дусты – балалар тупланмасы каһарманы. Аның белән аралашкан һәр сабый кариесның ничек барлыкка килүен, пломбаның нәрсә икәнен һәм тешләрне чистарту ысулларын беләчәк. Эш кызны шулкадәр мавыктырган, киләчәктә ул стоматолог булырга карар иткән.

Собханкул 6нчы балалар бакчасыннан Дарья Колесова экология мәсьәләсен кузгатты. Ул кайбер кешеләрнең табигатьне чүпләве өчен көенә. Чүп-чарны чүп савытларына ташлап кына калмыйча, аңа икенче гомер дә бирергә мөмкин ич. Кыз алардан нәрсәләр эшләп булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә үзенчәлекле әйберләр тупланмасы килеп чыкты. Дарья җитәкчесе Елена Нәбиуллина һәм әти-әнисе белән 5 литрлы шешәдән – курчак, бәләкәйрәк савыттан каләм тартмасы, җимлек, чәй чынаяклары ясады.

Конференциянең тагын бер финалчысы, 22нче балалар бакчасыннан Полина Үзәнбаева бүлмә гөлләрен тикшергән. Әмма чыгыш ясыйсы көнне авырып киткән ул һәм проектына яңа мәгълүматлар өстәп, киләсе елда чыгыш ясарга карар иткән.

Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм китап сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

Читайте нас: