Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2018, 14:25

Гәзитләрдән... могҗиза

Балалар (үсмерләр) иҗат йортында район “Гүзәллек планетасы” балалар-үсмерләр модасы фестиваль-бәйгесе үтте

Балалар (үсмерләр) иҗат йортында район “Гүзәллек планетасы” балалар-үсмерләр модасы фестиваль-бәйгесе үтте



Полиэтилен, поролон, төрү өчен тәгаенләнгән кәгазь, чүп капчыкларыннан һәм хәтта гәзиттән тегелгән... чагу киемле бәйгечеләр, тамашачыларны таң калдырып, Балалар (үсмерләр) иҗат йорты сәхнәсенә чыкты. Тамашачыларны гынамы әле! “Модель”ләрнең үзләренең дә чын ләззәт кичерүе аермачык иде.

Үзенчәлекле киемнәрдә көтелмәгән дизайнер алымнары чагылыш тапкан. Барлыгы 22 кием җыелмасы тәкъдим ителде.

Балалар (үсмерләр) иҗат йорты “ТриНити” берләшмәсенең (җитәкчесе И. Ситникова) яшь тәрбияләнүчеләре тәкъдим иткән “Free style” җыелмасы тамашачыларны таң калдырды. Бу киемнәр поролоннан тегелгән. Чара башланганчы әлеге чималдан су кызыныкы кебек сәйлән белән чигелгән итәк яисә яшьләр өчен шорты тегеп булуын күз алдына да китерү авыр иде. Әйткәндәй, бу җыелма бәйгенең Төп бүләгенә лаек булды (сулдагы фото).

Сәхнәгә салмак кына Нөркәй мәктәбе кызлары (җитәкчесе В. Васильченко) килеп чыккач, тамашачылар үзләрен Клеопатра хакимлек иткән борынгы Мисырга эләккәндәй хис итте. Якыннан карагач кына каралы-алтынлы күлмәкләрнең полиэтилен капчыклардан тегелүе ачыкланды.

Туймазы 4нче мәктәбенең “Газетный шик” җыелмасы (җитәкчесе

А. Сөләйманова) тамашачыларны җанландырып җибәрде. Күпләр чалбарлы костюмны шулкадәр таман итеп гадәти тукымадан да тегәлми хәтта. Ә мәктәп укучылары аларны гәзиттән коеп куйган (уңдагы фото).

Собханкул мәктәбе өлкән сыйныф укучыларының (җитәкчеләре А. Старкова һәм Г. Шәрифуллина) эшләре дә зиннәтлелеге белән аерылып торды. Аклы-каралы коктейль һәм тантана күлмәкләрен алар балетка багышлаган.

Тамашачылар «Модалы тәрбияләнүче» бүлегендә катнашучыларны кызыксынып каршы алды. Үзенең ташбакасы өчен бал корты киеме теккән Туймазы 8нче мәктәбе укучысы Ангелина Малышкина бу бүлектә җиңүче булды.

«Мин – модельер» бүлегендә I урынга Кандра 1нче мәктәбе укучысы Динара Вәҗетдинова (җитәкчесе

А. Әхмәдуллина), Балалар (үсмерләр) иҗат йорты тәрбияләнүчесе Арина Ефимова (җитәкчесе У. Вачаева) лаек булды. «Заманча күлмәк» бүлегендә – Кандра 2нче мәктәбе тәкъдим иткән «Осталар шәһәре» (җитәкчесе Н. Королёва); «Авангард һәм креатив» – Туймазы 8нче мәктәбенең “Чәчәкле фантазия” җыелмасы (Л. Фәйзуллина); Туймазы 4нче мәктәбенең “Газетный шик” җыелмасы (А. Сөләйманова); «Нәни фотомодель» бүлегендә 8нче мәктәп укучысы Вилена Сазыкина (җитәкчесе М. Малышкина) бүләкләнде.

«Гаилә образы»нда Хадариннар (җитәкчесе Т. Зарытова) һәм Әлмөхәмәтовлар (М. Малышкина) гаиләсе билгеләнде.

Фестивальдә уңышка ирешкән коллективларның барысы да үз кием өлгеләрен Күмертауда үтәчәк балалар-үсмерләр модасы театрлары фестиваль-бәйгесендә тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булды. Ул апрельдә узачак.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: