Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 февраль 2018, 16:34

Ниһаять!

Укучыларның чираттагы каникулы җитте

Укучыларның чираттагы каникулы җитте
Бала-чага бер атнага ялга туктау белән 25 мәктәптә һәм Балалар (үсмерләр) иҗат йортында көндезге ял үзәкләре янә ишекләрен ачты. Аларда 2,5 меңләп укучы ял итә. Бу юлы смена хәрби-ватанга тугрылык юнәлешенә багышланган. Алексеевка авылында урнашкан “Яшьлек” лагеренда “ГТО билгесеннән – Олимпия медаленә” спорт сменасы ачылды. Бирегә 88 бала килде.

Өлкән сыйныфлардан 100ләп укучы каникулын акыл-зиһен ялына багышлый, алар Кандракүлдәге “Рубин-Тур” ял йортына җыелган. Биредә балалар БДИ тапшырырга, тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадага әзерләнә.

“Кандракүл” шәһәр яны лагеренда укучылар иҗат-сәләтен үстерә. Анда 70 бала гамәли-бизәү сәнгате белән шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 26 февральдә, укучылар янә мәктәпкә барачак.
Читайте нас: