Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 февраль 2018, 14:54

Алыш ысулларын искә төшерделәр, чыдамлыкта ярыштылар

Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 200ләп укучысы «Аҗаган»лы уйнады

Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 200ләп укучысы «Аҗаган»лы уйнады



Кул белән ябышып, 25 тапкыр күтәрелергәме? Була ул? Кул көчен яткан җирдән күтәрелеп сынарга? Анысын да булдырабыз! Кешелекнең көчле яртысына хас булганча, Туймазы мәктәпләре укучылары үзләренең 23 февраль алдыннан Балалар (үсмерләр) иҗат йорты педагоглары белән хәрби комиссариат бүлеге тарафыннан әзерләнгән сынауларның барысына да әзер булуын күрсәтте. Бу ярышларны үткәрергә үзәк район хастаханәсе, сәяхәтләр үзәге, «Спартак» стадионы хезмәткәрләре дә ярдәм итте.

«Аҗаган» уенында катнашып, 13 мәктәп укучысы җиңүгә омтылышын һәм җитезлеген генә түгел, ихтыяр көчен һәм ныклыгын да күрсәтте.

Киләчәктә Ватанны саклыйсы үсмерләрне байтак сынау көтте: кулларда күтәрелү, яткан җирдән күтәрелеп, кул көчен ачыклау, Калашников автоматы макетын сүтеп җыю, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, солдат боткасы пешерү, граната томыру, юнәлеш ачыклау спорты күнекмәләрен тикшерү, кышкы йөгерү узышларында катнашу таләп ителде... Ягъни, булачак хәрбиләрнең әзерлек нигезен тәшкил иткән күнегүләрне башкару.

– Мондый ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек-дуслык һәм җаваплылык тойгысы тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешенә күнегергә ярдәм итә, – ди бу уенның баш судьясы, Балалар иҗат йортының йөзү буенча тренеры Андрей Старков.

Винтовкадан ату ярышы нәтиҗәләре командалар арасында да, шәхси исәптә дә бәяләнде. Бу «алыш»та Туймазы 6нчы мәктәбе укучылары иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аларның барысының да шәһәр стадионындагы тирга күнегүләргә йөргәнлеге ачыкланды.

Хәрби-спорт уены йомгаклары буенча шәһәр мәктәпләре арасында 1нче интернат-мәктәп – беренче, 6нчы мәктәп – икенче, 5нче мәктәп өченче урын алды.

Авыл мәктәпләре арасында иң җитезе һәм көчлесе – Өязетамак мәктәбе җыелма командасы, икенче урын – Собханкул мәктәбенә, өченче урын Серафимовка 3нче мәктәбенә бирелде.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: