Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2018, 12:15

«Кошлар булып сайрар тел...»

Туймазылылар «Яшәсен башкорт теле» дип аталган җәмәгать чарасында катнашты

Туймазылылар «Яшәсен башкорт теле» дип аталган җәмәгать чарасында катнашты
Шимбә көнне шәһәр мәйданына 240лап мәктәп баласы җыелды. Алар ана телендә шигырьләр укыды, җырлады.

Халыкара ана теле көненә багышланган чара республикабыздагы дәүләт телләренең берсе – башкорт телен пропагандалау максатын күздә тота. Район Хакимияте мәгариф идарәсенең ана телләре буенча методисты Айсылу Ситдыйкова мондый чаралар «Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстан Республикасында халыкларның этнокультурасын үстерү» дип аталган дәүләт программасын үтәү максатында оештырылуны раслады.
Читайте нас: