Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2018, 12:35

Оҗмах аналарның аяк астында

Туймазинская школьница мечтает снять фильм о судьбе женщины по книге башкирской писательницы

Якташыбыз, укучы кыз башкорт язучысы әсәре нигезендә хатын-кыз язмышы турында фильм төшерергә хыяллана
7-11нче сыйныф укучылары арасында иҗат эшләре бәйгесе бөтенрусия “Русия халыкларының әңгәмә мәктәбе: әдәбият һәм тормыш” иҗтимагый әһәмиятле проекты кысаларында үткәрелде. Ул Русия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерү грантыннан файдаланып тормышка ашырыла.

Русиянең 66 төбәгеннән һәм Казагыстан Республикасыннан 613 эш тәкъдим ителгән. Безнең республикадан дүрт катнашучы, шул исәптән Бишкурай мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Ралина Хәмидуллина (җитәкчесе Ләлә Абзалова) җиңү яулады. Ралина инша өчен “Милли әдәбият һәм кино” темасын сайлаган. Башкорт язучысы Наҗия Игезҗанованың “Чоңгыл” (“Өйрөлмәк”) китабы буенча язган ул аны. Бу әсәрдә сугыштан соңгы авыр елларда кызын ялгызы тәрбияләгән хатын язмышы тасвирлана.

– Дулкынландыргыч, көнүзәк мәсьәләләрне кузгаткан әсәр бу, – ди Ралина. – Тормыш, аталар һәм балалар арасындагы мәңгелек каршылык, аналар алдындагы мәңге түләп бетерә алмаслык бурыч турында уйланырга мәҗбүр итте ул мине. Бу әсәр буенча фильм төшерсәләр, байтак кеше ата-анасына карата мөнәсәбәтен үзгәртер иде.

Бәйге шартлары буенча Ралина сценарий язган һәм, аның фикеренә караганда, тамашачы күңеленә каһарманның фаҗигасен илтеп җиткерә алган актёрлар “сайлаган”. Алар исәбендә башкорт актрисасы, театр режиссёры һәм педагог Гөлли Мөбарәкова, Русия актрисасы Ольга Погодина, гимнаст Ләйсән Үтәшева һәм опера җырчысы Илдар Абдразаков бар.

25 җиңүче исәбендә Ралинаны һәм аның укытучысын проектның Петербургта үтәчәк өлешендә катнашырга чакырганнар. Ул апрельдә узачак. Иң уңышлы эшләр “Дружба народов” журналында басылачак.
Читайте нас: