Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2018, 12:25

Бар гомерне җитәр яктыртырга Сез кабызган утның яктысы...

Нурулла Бикчуров кул астында кимендә өч мең кеше хезмәт салган

Нурулла Бикчуров кул астында кимендә өч мең кеше хезмәт салган
Тормышта бер әйбер дә очраклы гына булмый. Нурулла Бикчуровның да язмыш дәфтәренә педагог булачагы язылган.

Ул Туймазыда гади эшче гаиләсендә туган. Хезмәт юлын медицина пыяласы заводында слесарь булып башлаган һәм анда чыныгу мәктәбе үткән. Әмма тиздән үзен педагог итеп сынап карамакчы булган. Үсмер егеткә һөнәренә тугры, фидакарь укытучылары юл күрсәткән.

Яңа гына эш башлаган физика һәм математика укытучысы беренче дәресен 1966 елда Алексеевка сигезьеллык мәктәбендә биргән. Педагогика гомерлек һөнәре булачагын шунда аңлаган ул. Башкортстан педагогия институтын тәмамлаган, һәм шул чордан алып аның хезмәт юлы Туймазы районының халык мәгарифе белән тыгыз бәйләнгән. Мәгарифне үстерүгә бөтен гомерен багышлаган кеше ул.

Нурулла Таһир улы Туймазы 8нче мәктәбендә укыткан, Собханкул, Туймазының 6нчы һәм 4нче мәктәпләрендә, 1нче гимназиядә директор булган. Район, шәһәр мәгариф бүлеге мөдире, муниципалитет-район Хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы булып эшләгән.

Миңа кимендә 10 ел аның белән бергә мәгариф идарәсендә хезмәт салырга туры килде. Кимендә өч мең кеше эшләгән 65 гомуми белем бирү оешмасы, 45 балалар бакчасы аның карамагында иде. Тоташ районга таралган шундый зур хуҗалыкка җитәкчелек итү – катлаулы эш, моны һәркем булдыра да алмый, әмма, гаҗәеп оештыручы буларак, Нурулла Бикчуров үзенең “корабын” тормыш диңгезеннән ышанычлы алып барды.

Туксанынчы еллар сынаулар чо-ры булды. Илебездә башланган зур үзгәрешләр мәгариф оешмалары системасын үзгәртеп коруны таләп итте, шактый мәшәкать тудырды. Акча җитмәү, предприятиеләрнең шефлыкка алган мәктәпләргә ярдәм итә алмавы, яңа белем бирү программалары төзү һәм кертү – мәсьәләнең бер өлеше генә бу. Әмма шундый катлаулы шартларда да мәгариф идарәсе эшнең инновацияле төрләрен һәм ысулларын куллану буенча алдынгылыкны бирмәде. Мәсәлән, нәкъ шул елларда Туймазыда беренче республика “Ел директоры” бәйгесе, аннары аерым фәннәр буенча “Ел укытучысы” бәйгеләре узды. Алар чын һөнәр осталыгы, алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Туймазы үрнәгендә бу бәйгеләр төбәкнең башка шәһәр һәм районнарында да үтә башлады. Районыбыз республикада беренчеләр исәбендә мәктәпләрне компьютерлаштыруны төгәлләде.

90нчы еллар башында шәһәр һәм районда 50 башлангыч сыйныф укытучысы җитми иде. Бу мәсьәлә республиканың башка районнарында да кискен булды. Нурулла Таһир улы төбәк хакимияте оешмалары ярдәмендә Туймазыда педагогия училищесы ачтыруга иреште, ул чын яшь алмаш әзерләү мәктәбенә әверелде. Аның тәкъдиме белән мәктәпләр һәм балалар бакчаларында коррекцияләү сыйныфлары һәм төркемнәре ачылды, логопед вазифасы кертелде, психология-медицина-педагогика консультациясе эшли башлады. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының берсендә ятим балалар өчен җәмәгать приюты ачылды. Мәгариф идарәсе исәбендә андый яңалыклар байтак. Туймазыда ел саен республика семинар-киңәшмәләре, педагогия эшчәнлеге төрләре буенча осталык дәресләре очраклы гына үткәрелмәде.

Нурулла Таһир улы бу тармакка кимендә 50 ел гомерен багышлаган. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре” исеме бирелгән. Ул – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Байтак Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Тормыш юлдашы, гомерен халык мәгарифенә багышлаган Рәйсә Мөгаллим кызы белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да әти-әнисе үрнәгендә педагог һөнәрен сайлаган.

Бүген Нурулла Таһир улына 70 яшь тула. Әмма ул элеккечә тиктормас: укытучыларның ветеран оешмасын җитәкли, бай һөнәр һәм тормыш тәҗрибәсен яшь алмаш белән уртаклаша.

Редакциядән: Нурулла Таһир улы белем-осталыгын технология дәресләре алып барган 5нче мәктәп укучыларына тапшыра. Аның җитәкчелегендә малайлар агач киштәләр, элгечләр ясый, туздан тырыс-тартмачыклар үрә.
Читайте нас: