Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2018, 13:53

Хис-тойгылар дизайнеры булырга теләмисезме?

Укучы кыз иҗат бәйгесендә җиңгән

Укучы кыз иҗат бәйгесендә җиңгән


Быелгы уку елы башында Русия Президенты Владимир Путин Бөтенрусия иншалар бәйгесе үткәрергә, укучыларга аларның Русияне 2040-50нче елларда ничек күзаллаулары турында уйланырга тәкъдим итте. “Киләчәккә омтылган Русия” зирәклек бәйгесенең күләме саннарда чагыла: бәйгегә кимендә 2500 парча җибәрелгән, шуның 100ен жюри әгъзалары уңышлы дип тапкан. Алар исәбендә Туймазы 7нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Жанна Руденконың иншасы да бар.

Кызның яраткан фәннәре – рус теле һәм әдәбият. Ул уку белән мавыгуы өстенә шигырьләр дә иҗат итә. Шуңа күрә бу фән укытучысының күләмле бәйгедә катнашу тәкъдименә кызыксынып ризалаша кыз. Күптөрле бүлекләр арасыннан “Киләчәк һөнәре”н сайлый Жанна. Бу мәсьәлә аның өчен дә көнүзәк. Тиздән кызга югары уку йорты сайларга кирәк һәм һөнәр баскычында уңышка ирешүе аның дөрес карар кабул итүенә бәйле.

Жанна иншасында бер генә түгел, биш белгечлек турында бәян итә. Өстәвенә, бүгенге көн өчен шактый үзенчәлекле алар. Уйдырма дөнья архитекторы, даирәләр бренд-менеджеры, табиб-кибернетик, хис-тойгылар дизайнеры һәм транспорт челтәре хәвефсезлеге инженеры. “Уйдырма дөнья архитекторы нәрсә белән шөгыльләнәчәк инде?” – дип сорарсыз. Ул виртуаль дөньяда укырга, эшләргә, ял итәргә ярдәм иткән карарлар проектлаячак, өстәвенә, болар барысы да кешенең биология һәм рухи мөмкинлекләрен исәпкә алып оештырылачак. Әйтик, сезгә берничә минут ял итеп алырга кирәк ди. Тәмәке тартасы урынга виртуаль рәвештә диңгезгә юл тотасыз. Җылы суга чумып, кояш энергиясенә тиенеп, эш урынына кайтасыз. Көч туплап. Ял итеп.

Гыйнвар башында Жаннага бәйгедә җиңүен хәбәр итәләр. Бүләкләү тантанасы Русия Федерациясе җыелышының Федерация Советында үтә. Кызга бүләкне Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Лилия Гомәрова һәм “Сәләтле балалар” интернет-порталы җитәкчесе Марина Волынкина тапшыра.

Жанна грамота һәм бәйгенең иң уңышлы эшләре (шул исәптән, үзенеке дә) тупланган җыентыкка ия булган.
Читайте нас: