Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2018, 17:33

Серле белем дөньясына сәяхәткә әйдәүчеләр

Районда “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципалитет өлеше үтә

Районда “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципалитет өлеше үтә
Быел һөнәр осталыгы бәйгесе шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 29 тәҗрибәле укытучыны берләштерде. Катнашучыларның һәркайсы өчен җиңү мөһим, чөнки ул укытучының югары һөнәр осталыгын раслап кына калмый, мәктәпнең дәрәҗәсен дә арттыра.
– Бәйге педагогларга белем дәрәҗәсен күтәрергә, укытуның яңа технологияләрен һәм ысулларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Өстәвенә, коллективларның татулыгын да тикшерү бу, чөнки иҗади бәйге өлешендә һәр катнашучының җанатарлар төркеме барлыкка килә, – диде жюри рәисе, район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин.
Бәйгечеләр төрле темага парча язды, үзләренең интернет чыганакларын булдырды, анда мәкалә һәм эшләрен урнаштырды.
Бәйгенең гамәли өлеше 1нче гимназиядә һәм 8нче мәктәптә үтте. Педагоглар мәгариф проектларын яклады, мультимедиа җиһазлары һәм бай методика эшләнмәләре кулланып, осталык дәресләре, ачык дәресләр үткәрде. Дәресләрнең күбесе укучылар өчен ачышлар һәм иҗат бәйрәменә әверелде.
Собханкул мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Держинская 1нче гимназиядә “Слитное и раздельное написание нес причастиями” темасына дәрес үткәрде. Катлаулы орфография кагыйдәсен үзләштерүне ул быел көнүзәк ирекле ярдәмчеләр темасына бәйләгән.
Кандракүл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарима Халитова (фотода) балаларда хезмәткә сөю тәрбияләүгә басым ясады. Ул татар язучысы Абдулла Алишның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте буенча җансурәт күрсәтте. Зарима Фәрәис кызы төрле ысул һәм күргәзмә әсбаплар, шул исәптән умартачылык кирәк-ярагы, плакатлар кулланды. Тынгысыз бал кортларына әверелгән балалар, төркемнәргә бүленеп, укытучының биремнәрен үтәде. Сорауларга дөрес җавап биргән “умарта” бал тамчысы рәвешендәге баллга ия булды.
– Авылларда туган телдә сөйләшәләр әле, шәһәрдә инде мондый гаиләләр бик сирәк. Шуңа күрә дәресне үткәрү җиңел булмады, – дип тәэссоратларын уртаклашты Зарима Халитова. – Ата-аналарның балаларында бәләкәйдән үк туган телгә һәм мәдәнияткә кызыксыну уятуын, бергәләп китаплар укуын, әкиятләр һәм җансурәтләр каравын телисе килә.
Читайте нас: