Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2018, 11:58

Һөнәр юнәлеше

Районыбызда «Нефтегаз» сыйныфы» проекты 2016 елда эшли башлады.

Анда университет укытучылары укытачак
Районыбызда «Нефтегаз» сыйныфы» проекты 2016 елда эшли башлады, аны тәкъдим итүче һәм химаячысы – НЕФТЕГАЗ КОМПАНИЯЛӘРЕ ТӨРКЕМЕ предприятиесе. Бу проект буенча ике ел инде Кандрада каникул чорында һәм ял көннәрендә шушы авыл мәктәпләренең Уфа дәүләт нефть-техника университетына укырга керергә теләгән 15 өлкән сыйныф укучысы өчен өстәмә дәресләр үткәрелә. Балаларны университет укытучылары укыта.
Быел 19 февральдән «Нефтегаз» сыйныфы» шәһәребезнең 8нче мәктәбендә эшли башлаячак. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең унынчы сыйныфларыннан УДНТУның механика факультетына укырга керергә җыенган (укытуның бер шарты бу) 20 укучы белемен камилләштерәчәк. Укучылар математика белән физиканы җентеклерәк үзләштерәчәк.
Читайте нас: