Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 гыйнвар 2018, 18:28

«Арлекино» сынатмады

Якташыбыз республика бәйгесеннән җиңү яулап кайтты

Якташыбыз республика бәйгесеннән җиңү яулап кайтты
Узган елның декабрендә республика күләмендә “Башкортстан талантлары” балалар бәйгесе узган. 10 яшьлек Ралина Сөнәгатуллина (фотода) анда Алла Пугачёваның танылган “Арлекино” җыры белән чыгыш ясаган һәм “Вокал” бүлегендә беренче урын яулаган. Якыннары аның уңышка ирешәчәгенә һич шикләнмәгән: күз явын алырлык кием, көчле тавыш – туймазылының чыгышы һәркемне сокландырган.
– Мәрәкә шамакай образын җыр буенча педагогым Елена Шитова уйлап тапты. Собханкул сәнгать мәктәбендә аның кул астында ике ел вокал белән шөгыльләнәм, – ди Ралина.
Халыкара, бөтенрусия һәм республика бәйгеләрендә җиңәргә аңа талант кына түгел, үҗәтлеге һәм хезмәт сөючәнлеге дә ярдәм итә. Бу кыз сигез яшьтән җырлый инде, алты яшьтән бию түгәрәгенә йөри. Хәзер ул атнасына ике тапкыр вокал, өч тапкыр спорт биюләре белән шөгыльләнә, чәршәмбе көнне дәресләрдән соң исә алдынгылар мәктәбендә белем ала.
– Кыш бабайга язган хатымда хыялым турында бәян иттем – “Голос. Дети” бәйгесенең сайлап алу өлешенә үтү һәм Пелагея командасына эләгү. Биредә Кыш бабайга язган хат кына ярдәм итмәячәк, әлбәттә, үзеңә тырышырга кирәк.
Читайте нас: