Туймазы балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре башкаланың кадет корпусы юлына тузан төшерми
Балалар музыка мәктәбе укытучысы Шамил Шакировның шатлыктан йөзе балкый: хәзер Мәскәү дәүләт мәдәният институты карамагындагы Василий Александров исемендәге музыка-кадет корпусында укыган тәрбияләнүчесе Даниил Гузаев артыннан (яшь торбачы турында гәзитебезнең 2016 елның 8 октябрендәге 117нче санында язган идек) тиздән башкалага тагын бер шәкерте – 4нче сыйныфтан Ридаль Чугунов китәчәк.
Музыка белгечләре, шул исәптән Мәскәү консерваториясенең тынлы уен кораллары кафедрасы мөдире һәм Гнесиннар исемендәге академия профессоры Владимир Степанович Шиш малайга халыкара “Вдохновение” фестиваль-бәйгесендә игътибар иткән. Торбада гаҗәеп уңышлы чыгыш ясаган Ридаль 9-10 яшьлек балалар арасында “Инструменталь музыка” бүлегендә өченче дәрәҗә лауреаты булган. Аңа Мәскәүдә укырга тәкъдим иткәннәр. Киләсе елда корпуста талантлы бишенче сыйныф укучылары исәбеннән бөтен Русиядән кадетлар җыячаклар икән.
Ридальнең әти-әнисе улын ерак башкалага җибәрергә башта каршы килгән. Бик бәләкәй ич әле ул! Әмма укытучылар һәм Даниил Гузаевның әти-әнисе күндергән аларны. Төпкелдән дәрәҗәле белем бирү оешмасына эләгү бәхете һәркемгә дә тәтеми ул. Әле корпуста тәрбияләнүчеләрнең икесе генә Башкортстаннан – Даниил һәм Кушнареннан бер малай (ул валторнада уйный).
Катгый тәртипкә һәм бер генә минут та буш вакыт булмауга карамастан (телефоннарны бер генә сәгатькә – әти-әниләр белән сөйләшеп алырга гына бирәләр), биредә укуның уңай яклары да күп. Балалар кадетлар тәрбияләү һәм Ватанга хезмәт итүнең тарихи йолаларына нигезләнгән гуманитар-иҗади белем ала. Берьюлы музыка фәннәрен, ике чит тел өйрәнә, халыкара хокук, дөнья тарихы һәм мәдәнияте буенча белемгә ия була алар. Шулай ук төбәкләр буйлап концертлар белән йөри, Англия, Италия, Швециягә дә чыга.
Корпусны тәмамлаганнан соң кадет үз юлын үзе сайлый. Музыкант-башкаручы сыйфатында сәхнәдә чыгыш ясый яисә хәрби оркестр дирижёры була, мәктәптә укыта яисә киң мәгълүмат чараларында эшли.
Июньдә Ридаль имтиханнар тапшырачак. Махсус кием (көндәлек һәм аксельбантлы бәйрәм киеме) тегү өчен үлчәм алганнарын төшендә күрә ул.
“Вдохновение” бәйгесенә Ридаль белән бергә Алсу Локманова да барган. Ул да өченче дәрәҗә дипломга ия булган һәм 13-14 яшьлекләр арасында “Баян” төркемендә кубок алган. Иң кызыгы, ул – скрипкачы, әмма баянда уйнарга ярата һәм ике педагогка да дәрескә йөрергә өлгерә. Гомуми белем бирү мәктәбендә дә гел бишлегә укый. Каядыр соңга калса да, күңелсезләнми.
Балаларны бәйгегә әзерләгән өчен педагог һәм концертмейстер рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
Шамил Камил улына һәрвакыт концертмейстер Зилә Жидяева ярдәм итә. Алар ун ел бергә эшли инде. Бер-берсен ярты сүздән аңлый. Гадәттә бәйгегә әзерләнү өчен атнасына ике сәгать бүленә. Әмма бу вакыт кына җитми, шуңа күрә педагоглар музыка мәктәбенә көн саен, хәтта шимбә дә килә. Шамил Камил улы Жидяеваның кабинетына баш тыга: “Бер генә минутка мөмкинме? Торбачы белән уйнап кыздык инде...” Зилә Наил кызы фортепиано артына утыра һәм репетиция башлана.
– Безнең эштә иң мөһиме – музыкага мәхәббәт, эш сөючәнлек, түземлек һәм баланың теләге булу, – ди Шакиров.
Зилә Наил кызы өстәп куя:
– Музыкант сәхнәдән куркыр-
га тиеш түгел. Минем төркемдә 14 бала шөгыльләнә. Һәм дүртесе генә чыгыш алдыннан дулкынлануын җиңә ала. Алар педагог киңәшләрен онытмый, үзен вакытында кулга ала, чәмле. Калганнар да бал кортлары кебек эш сөючән, аларны ирексезләргә кирәкми. Шуңа күрә алар сыйныфта һәм өйдә әти-әниләре алдында чыгыш ясый. Шул да җитә.
Шамил Камил улы һәрвакыт пөхтә, зыялы. Табигате белән йомшак, шул ук вакытта таләпчән. Сәфәргә җыенганда тәрбияләнүчеләргә киңәш бирергә онытмый: “Күлмәк һәм чалбарларыгыз үтүкләнгән булсын, туфлиләрегез ялтырап торсын!” Уфага барсалар (иртәнге биштә чыгалар, ата-аналарга рәхмәт, алар йөртә) репетиция ясарга, күнегер өчен сәхнәдә басып торырга, өс алыштырырга өлгерергә кирәк. Педагог киенү бүлмәсендә һәрвакыт тәртип булуны таләп итә. Бала тора-бара янында әбисе булмауга күнегә, димәк, бар эшне үзең башкарырга кирәк. Һәм эленке-салынкы түгел, фәкать бишлегә.