Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар 2018, 19:13

Уфа мәктәпләре укучылары Кандракүл белән танышты

Мәктәп балаларының кышкы каникулы күңелле һәм файдалы үтте

Мәктәп балаларының кышкы каникулы күңелле һәм файдалы үтте
Шау-шулы Яңа ел бәйрәменнән соң шәһәр татлы йокыда, ә Туймазы мәктәпләре укучылары кирәк-ярагын биштәрли һәм Кандракүл буена китәргә әзерләнә.100ләп үсмер 2-8 гыйнварда күл буе лагеренда ял итте. Аларның һәр көне минутлап билгеләнгән. Саф һавада уйнау, сәяхәткә чыгу, сорауларга җавап биргән әңгәмә-очрашулар, сәяхәтче күнекмәләре нигезләре белән танышу, кичке ихлас «утырмалар» – кыскасы, күңелсезләнергә вакыт булмаган. Онытылып ял иткән балалар өйләренә кайткач, икенче көнне үк, илһамланып, көндәлек эшенә – укуга кереште.
Туймазылылар кайтып киткәч, «Кандракүл» лагерена Уфа үсмерләре килеп төшкән – бу атнада аларның ялы дәвам итә. 5-6нчы сыйныфларда укыган 50 бала күл буенда өч көн булган.
Балаларның Туймазыдагы савыктыру-ял сәяхәтләре үзәге директоры Рим Фәррухшин республиканың башка шәһәрләрендә яшәгән балаларның кышкы каникулда биредә ял итүе йолага әверелүен раслады. Аларны матур табигать кочагы, мавыктыргыч сәяхәт программасы, яңадан-яңа күнекмәләр һәм, гаджетлардан арынып торып, турыдан-туры аралашу, танышу-очрашулар җәлеп итә.
Читайте нас: