Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар 2018, 13:11

Сак булыгыз – җил!

Яшь техник Исмәгыйль Абдуллин анемометр ясаган .

Мин 2014 елның августында Яңавыл аша үткән давыл турында ишетеп тетрәндем. Көчле өермә нәтиҗәсендә кешеләр каза күргән, йөзләгән йортка зыян килгән, 69 авыл электр энергиясеннән мәхрүм калган. 2015-2016 еллар да көчле җилле, давыллы булган. Шуңа күрә мин уйлана башладым: җил көчәю ягыбызда табигать үзгәрү нәтиҗәсе микән әллә?
Менә ни сәбәпле мин «Матди күренеш буларак җил турында» дип аталган фән-тикшеренү хезмәте язарга карар иттем (район конференциясендә аңа I урын бирелде). 2017 елның июленнән августына кадәр мин анемометр дип аталган прибор ярдәмендә җилнең тизлеген үлчәдем. Ул җиһаз-приборны үзем ясадым. Моның өчен ватык тузан суырткычының иске моторчыгын, ике пластик шарчык һәм велосипед спидометры кулландым. Аны ясау кыен түгел, акча да таләп ителми.
Җил тизлеген төгәлрәк үлчәү өчен ул җиһазны җир өстеннән 10 м биегрәк урнаштырдык. Туймазы шәһәренең метеорология станциясенә барып, июль-август айлары буенча җил тизлеген чагылдырган мәгълүматларны сорап алдым һәм аларны үземнеке белән чагыштырдым. Нәтиҗәләрдә әллә ни аерма булмады. Димәк, минем кулдан ясалган җиһаз сынатмады. Безнең мәгълүматлар буенча иң көчле җил (һәр секундка 8 м, көчәйгәндә – 18 м) быел 6 июньдә теркәлгән. Ул көнне давыл булачагы турында игълан да ителгән.
Без «Көчле җил вакытында хәвефсезлек чаралары» дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрдек, үз кулларың белән анемометр ясау ысулы турында белешмә-ярдәмлек чыгардык.
Мин үземнең тикшеренү эшен дәвам итәргә җыенам. Биш елдан җил көчәю һәм тотрыклылану турында нәтиҗә ясый алачагыма өметләнәм.
Читайте нас: