Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар 2021, 12:22

Кәҗә үрчетү – нәтиҗәле

Элекке икътисадчы кәҗә сөте һәм эремчек җитештерү белән шөгыльләнә

Хәзер авылда яшәүче, кулыннан эш килгән кешеләр ихатасындагы мал-туарны ишәйтә. Берәр чирек сөт яки берәр дистә йомырка арттыралмасыңмы дигән авылдашлары, дуслары, танышлары да арта. Моны аңларга була – кешеләрнең кибеткә барып, киштәләрдән табигый ризык эзләп җәфаланасы килми. Дуслыкта яшәүче Зилә Зиләеваның кәҗә сөте җитештерү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыгы да шулай итеп үсеп, ныгып киткән.
Зилә Сәрвәр кызы – югары белемле икътисадчы. 13 ел сәүдә тармагында эшләгән, аннары – “Тукылмаган чимал фабрикасы” җәмгыятендә икътисадчы һәм “Агрогусь”та баш бухгалтер вазифаларын башкарган.
— Саннар өстендә утырганда, тизрәк Дуслыкка, әти-әни йортына кайтырга хыялландым, – дип сөйли ул. – Авылда тыныч тормышта яшисем, җылы сөт эчәсем, берничә тавык асрыйсым килде. Миңа күп кирәкми ич.
Биш ел элек, 55 яшем тулгач, пенсиягә чыктым. Йортымны үзгәртеп кордым, заанен токымлы кәҗә, тавык-лар сатып алдым, яшелчә-җиләк үстерәм. Азык-төлеккә акча тотмыйм диярлек.
— Бүген кәҗәләр ишәйгән, үзләре бер көтү. Моңа ничек тәвәккәлләдегез?
— Беренче Маня атлы кәҗәм көн саен алтышар литр сөт бирде. Үзем өчен генә күп иде бу. Артыгын банкаларга сөзеп, танышларга саткаладым. Үзем дә сизмәстән, кәҗә сөте һәм эремчеген кулланучылар берлеге оештырдым. Кәҗәләрне ишәйтергә авыл халкы мәҗбүр итте дигәндәй. Нәтиҗәдә дүрт елда кәҗәләр саны 17 башка җитте.
— Мәшәкате күпме?
— Юк диярлек. Кәҗә – акыллы, күндәм терлек. Май-апрельдән – үлән баш төртү белән – октябрьгә кадәр икешәр сәгать йорт артындагы акланда йөртәм. Үзем бу вакытта китап укыйм яки табигать белән хозурланам. Кич белән берәр чиләк бүрттерелгән арпа һәм ике чиләк бәрәңге боламыгы бирәм. 17 баш кәҗәгә 2,5 тонна арпа, 300 килограммлы 5 төргәк печән кирәк. Бер елга кәҗә көтүен асрауга 30 мең сумлап китә минем.
— Керемегез нинди?
— Дүрт баш савым кәҗәсе иртән – 12, кич 10 литр сөт бирә. Аның бер литрын 100 сумнан сатам. Көндәлек керем – кимендә 2000 сум, эремчегем дә булса, күбрәк. Моннан тыш, брама токымлы йон тәпиле 70 тавыгым бар. Димәк, акча сөттән генә түгел, тавык йомыркасыннан да керә.
Бу гына да түгел әле. Ел саен һәр кәҗә уртача дүртәр бәрән китерә. Маняның бәрәннәре биш-алты башка җитә. Ягъни, ел ахырында җидешәр кәҗә суям (һәркайсы 25-30 килограмм). Шуннан кергән акчаны – 50 мең сумлап чыга – мал азыгы сатып алу һәм башка көтелмәгән кирәк-яракка тотам.
Шулай итеп, кәҗә үрчетү – керемле эш. Алар өчен күпләп азык хәстәрлисе юк, талымсыз, үсә төшкәч бөтенләй авырмыйлар. Шул ук вакытта кәҗә сөтенә ихтыяҗ зур. Мин аларның санын 50гә җиткерер идем, авырга туры килер дип куркам.
— 17 башны карау да җиңел түгел кебек...
— Миңа апайларым булыша. Мал азыгы хәстәрли. Декабрьдә туганнар, авылдашлар белән бергәләп сугым суябыз.
Элек кәҗәне ихата саен диярлек асраганнар. Бу гаиләләрдә балалар нык, сәламәт булып үскән. Әлеге игелекле эшне озакка сузмый тергезергә кирәк, – ди Зиләева.
Биш-ун елдан соң Зилә Сәрвәр кызы туган авылында үз хуҗалыгын үстерергә теләгән кешеләрне берләштерүчегә әверелсә, һич гаҗәпләнмәячәкмен.
Читайте нас: