Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 гыйнвар 2021, 11:48

Сөтлебикәләр читтән торып эшли

“Бишенде” җәмгыятенең терлекчелек фермасын үзгәртеп кору сыер малын бәйсез асрауга күчерү мөмкинлеге бирде

Авыл хуҗалыгы эшчән-нәре теленә «happy cow» төшенчәсе (бәхетле сыер) чәмлерәк керә бара. Сүз кулай фермада асралучы сыерлар турында бара: аларга биредә ашарга, эчәргә, савылырга уңайлы. Сыер малы үрчетүнең табышлылыгы асылда малларны асрау шартларына бәйле, шуңа күрә авыл предприятиеләре сәнәгать һәм биналарны үзгәртеп коруга күпләп акча сала.
Яңа ел алдыннан “Бишенде” җәмгыятендә ике терлекчелек фермасын үзгәртеп кору тәмамланды. Яңа бина күтәрү таләп ителмәде: 50 еллык корылмалар әле дә яхшы торышта. Аның каравы, эчтә бөтен нәрсә үзгәртелде: түбә алыштырылды, бетон идән түшәлде, электр үткәргеч яңартылды, автомат эчергечләр корылды, һәр терлек өчен резина түшәмәле аерым койка-урын җиһазланды.
Терлекләр асралган секцияләрдә тирес чыгару өчен “Атлаучы дельта-скрепер” автомат системасы корылды. Ул мөстәкыйль режимда эшли, сөтлебикәләр өчен хәвеф тудырмый – алар белән очрашканда үзе туктап кала. Биредә улак-лардан арындылар: мал караучылар азыкны кулдан таратып йөрми – хәзер бу эш белән азык тараткыч шөгыльләнә.
Тагын бер яңалык – хәзер “Бишенде” җәмгыяте сыерлары бәйсез асрала. Саву өчен исә яңа савым залына кертәләр. Һәр сыер өчен аерым бокс каралган. Сөт җыйгыч-туплагычка китә, анда тиешле температурага җиткәнче суытыла. Бишенделеләр көн саен бер сыердан 18 литр тук-лыклы һәм тәмле ризык савып ала.
— Яңарту алмаш мәсьәләсен дә хәл итәргә ярдәм итте. Элек 210 савым сыерын хезмәтләндерү өчен машина белән савучы сигез оператор таләп ителсә, хәзер өч кеше җитә, – ди “Бишенде” җәмгыяте җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтов. – Эшчәннәребез яңа җиһазны тиз үзләштерде. Терлекләр өчен исә бу яңалык җитди тетрәнешкә әверелде. Баштарак бокска керергә теләмәделәр. Сөтләре кимеде. Хәзер болар үткәндә калды һәм без әкренләп үткән елгы дәрәҗәгә чыгабыз.
Читайте нас: