Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 декабрь 2020, 13:35

Үгезне рәнҗетсәң – иманыңны укытачак

Гафуровта яшәүче гаилә 40лап баш нәселле үгез үстерә һәм ферма төзергә җыена

Эре сөякле булмасалар да, герефорд токымы үгезләренең көче ай-хай! Сигез айдан соң терлек мускул тавына әверелә һәм үзенең тормыш даирәсен киңәйтә башлый. Аның өчен багана һәм киртәләрнең агач яки металлдан ясалуы мөһим түгел. Шырпыга да санамаячак, сындырачак. Хәтта юаш тоелса да. Гафуровта яшәүче Уразмәтовлар өчен герефордлар исә – үрчетү өчен кулай терлек.
Биш ел вакытлы торакта яшәгәннәр
Руслан Уразмәтов – югары класслы электр монтёры һәм автоэлектрчы, тормыш иптәше Гөлнара – инженер-төзүче. 13 ел элек Нефтеюганскига эшкә чыгып киткән алар. Анда ике ел буе нефть үткәргеч төзегәннәр, әмма күңелләре барыбер туган якка тартылган. Гөлнара Рим кызына Гафуровта әбисе белән бабасыннан зур булмаган ихаталы иске генә йорт калган. Яшь гаилә озак уйлап тормаган – ныклы хуҗалык оештырырга карар иткән.
— Районга 2009 елда кайттык, – дип сөйли Руслан Зөфәр улы. – “Себер акчасы” өйне рәткә салырга һәм 10 сотыйда теплица корырга гына җитте. Акча юнәтү өчен автомобильләрнең электр системасын ремонтладым, моның өчен гараж-остаханә төзеп куйдым. Минем бабай Рим Гали улы – тәҗрибәле аграрий һәм механизатор. Безне кыяр үстерергә өйрәтте, аны базарга чыгарып саттык. Йорт күтәрә башладык, озакламый улларымның өлкәне дөньяга аваз салды, акчаны кысыбрак тотарга туры килде. Үз йортыбызны биш ел төзедек, шушы дәвердә вакытлы торакта яшәдек.
— Шул чагында герефорд, симменталь һәм кара-чуар токымлы биш бозау сатып алып, симертергә карар иттек, – дип сүзгә кушыла Гөлнара Рим кызы. – Бу чорда әти ярдәм итте. Шәһәрдә үскән Русланга терлекчелек ят тармак иде, әмма ул тиз өйрәнде. 2014 елда бөтен үгезләрне дә сатып, тагын 12 бозау кайтардык. Аларны симертеп суеп, акчасын йортка салдык һәм 20 баш үгезгә абзар төзедек.
— Ни өчен герефордларда тукталдыгыз?
— Чагыштырып карагыз: кара-чуар токымлы үгезләр бер елда 350 кг җыя, герефордлар – 650, – ди Уразмәтов. – Бу токымның дүрт айлык бозаулары да саллы, көр. Герефордны елдан артык симертү файдасыз да, хәвефле дә. Алар шундый көчле ки, идарә итәм димә. Мин аран-киртәләрне төзәтеп тәмам гаҗиз булдым. Үгезләр аларны йомычкага әйләндерә. Тугыз айлыклары баганаларны сөзеп аудара. Гомумән явыз түгел алар, тик ачуын чыгарсаң, иманыңны укытачак. Бер үгезне ел ярым асрадык. Ул чак сарайны җимермәде.
— Малларга нәрсә ашатасыз?
— Яз көне алты айлык 20 бозау сатып алабыз. Аларның мәшәкате азрак – сөт эчерәсе юк. 6-8 айдан суябыз. Бер тәүлеккә ике дистә бозауга ике центнер фураж, 300 килограммлы бер төргәк печән китә. Бер үгездән 250-300 кг ит чыга.
Ферма төзергә вакыт
— Бу кадәр малны сатып алынган азыкта асрау кулаймы?
— Элек печән һәм ашлыкны сатып ала идек. Былтыр үсемлекчелек һәм мал көтү өчен арендага җир алдык. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдык, Т-40 һәм МТЗ-80 тракторлары, чапкыч, пресс-җыйгыч, сабан сатып алдык.
Ике метрлы шайтан таягы баскан бу җир бик озак җанга тиеп торды. Ул авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгарган зур холдингка карый. Район хакимияте һәм авыл советы ярдәме белән 38 гектар җирне эшкәртүгә рөхсәт алдым. Миңа да, холдингка да кулай – ул җирдән максатсыз файдаланган өчен штраф түләмәячәк. Басуда хәзер хатынның әтисе хуҗа. Былтыр шушы участоктан 50 тонна арпа, кимендә 1000 төргәк люцерна һәм костёр җыеп алдык.
– Каңгылдаган тавыш та килә түгелме?
– Линда токымлы 700 баш каз асрыйбыз. Аларны тере килеш тә, суеп та сатабыз, каклыйбыз. Күз ачып йомганчы алып бетерәләр. 350 баш сатылды инде, калганнарын яңа елга алып бетерәчәкләр.
Бу гына түгел эле. Былтыр бакча җиләге (клубника) үстерә башладык – ярты гектар утырттык. Эшкуар Руслан Арсланов белән Гафуровта кечкенә җиләк кластеры оештырырга карар иттек, Иске Туймазыдагы теплицачылар берләшмәсе кебек. Күпләп сатып алучылар безгә җиләкнең ишле партиясе артыннан гына килергә риза. Моның өчен исә Гафуровта җиләкне ким дигәндә 8-10 хуҗалык игүе зарур.
Бүгенге иң зур хыялыбыз исә – биредә зур бозау абзары төзү. Әмма моның өчен дәүләттән ташламалы ярдәм кирәк.
Эмиль МУСИН
Читайте нас: